«Ярмәк вагы» (Ярминская дробинка / Ярмәк вагы) ― Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында барлыкка килеп, хәзер барлык татар дөньясына таралып, тальян гармунга башкарылучы традицион татар биюе. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән аерылып тора. Биюнең үзенчәлеге ― уникаль ритмында: башкаручылар тальян тавышы астында аяклары белән тиз генә вак кына адымнар ясыйлар (тыпырдыйлар)Казанцев научат татарскому народному танцу «Ярмәк вагы». Официальный портал Казани, 01.06.2022.

Тарих 2012 елның август һәм сентябрь айларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров тарафыннан Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк, Бакай, Балыклы, Камышлы авылларына «Ярмәк вагы» биюе тарихын өйрәнү өчен кыр экспедицияләре уздырылган.

Бию уен-сынау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Патша заманында егетләр 25 елга хәрби хезмәткә китә торган булган. Рекрутларны татарча «никрутлар» дип йөрткәннәр. Заманында хәрби хезмәт үткән, рекрут булган аксакаллардан берәү 18 яшьлек егетләрне түгәрәккә җыеп, аларның җитезлек, түземлек һәм осталыкларын тикшергән. Камчы белән аякка сукканда, егетләр суктырмаска, тиз генә сикерергә (тыпырдарга) һәм аяк табаны (үкчә) белән камчыны эләктерергә, аңа басарга (камчы очын идәнгә кысарга) тиеш булган. Егетләр арасыннан камчыны тота алганы карттан камчыны алган да элекке рекрутны үзе биеткән, ә ул, үз чиратында, яшьләргә «Ярмәк вагын» ничек башкарырга кирәклеген күрсәткән һәм өйрәткән Поймать ступнёй плётку. АиФ-Самара, 19.11.2022.

Бию формасы буенча «Ярмәк вагы» ялгыз биюләргә карый, ләкин төркем белән ир-атлар тарафыннан да башкарылырга мөмкин. Башта «Ярмәк вагын» ир-егетләр генә биегән, тора-бара аны хатын-кызлар да башкара башлаган.

Самара өлкәсе татар авылларында биюнең башка исемнәре дә очрый: «Камышлы вагы», «Бакай вагы», «Балыклы кабыргасы» һ.б. Аермалар биюнең атамасында гына түгел, башкару манерасында да, характерында да, музыкасында да бар. Мәсәлән, Камышлы биючеләре аякларын идәннән бөтенләй аермыйча, хәтта идәннән шудырып (идәнгә ышкып) башкаралар. Иске Ярмәк биючеләре сикереп бииләр (биюче идәннән ярты метрга өскә сикерә), һәм такт аркасында бер аяк идәннән сизелерлек аерыла, ләкин акцент икенче аякка төшә. Балыклылар бию вакытында күбрәк ян белән хәрәкәт итәләр, аякларын вак кына күчерәләр, куллары белән җеп ураган кебек хәрәкәтләр ясыйлар.

«Ярмәк вагы» тальян гармунга башкарылаФәйзулла Туишев. Ярмәк вагы (тальян гармунда башкарыла, 02:34), ике дүрт тактлы фразадан тора, аларның һәркайсы ике тапкыр кабатлана, музыкаль үлчәм 2/4. Беренче өлештә уртача тизлектә һәм икенче өлештә тиз, ритмик көй яңгырый. Биюнең беренче өлешендә биюче сикерүле хәрәкәтләр ясый яисә яны белән атлап чыга, тамашачыга йөзе белән борыла, шулай итеп төп хәрәкәткә әзерләнә.

Биюнең гади халык арасында таралган төре һәм сәхнә өчен эшкәртелгән төре бар. Сәхнә төрендәге биюдә билгеле бер техник алымнар бар, ул кысаларга кертелгән. Биюнең төп хәрәкәтләре: «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру»

«Ярмәк вагы»н физик яктан биергә авыр, ул күп көч таләп итә<ref name=":yarmak">Зилә Мөбәрәкшина. Казан халкын Самара татарларының «Ярмәк вагы» биюенә өйрәттеләр. Татар-информ, 2.06.2022</ref>. Бию катлаулы, башкаручы «бер» дигәндә аягы белән рәттән икешәр яки өчәр тапкыр идәнгә бәреп ала, биюченең уңагай яки сулагаймы булуына бәйле рәвештә (кемгә ничек уңайлы), акцент бер аякка төшә.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләрен «Ярмәк вагын» биергә Самара өлкәсенең татар халык фольклор коллективы (1988) «Ак каен» ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин өйрәткән Не жалея ног: Как жителей Казани через танцы приучали к культуре Татарстана. nr16.ru. Владислав Уткин, Рамазан Җамалетдинов (Казан (бию ансамбле)) һ.б. Казан кунакларын «Хәрәкәттә ― бәрәкәт» программасы кысаларында әлеге биюгә өйрәткәнМастер-класс по татарскому танцу «Ярмәк вагы» откроет летний сезон проекта «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Всемирный конгресс татар, 31.05.2022.

Самара өлкәсенең татар халык фольклор коллективы (1988) «Ак каен» ансамбле (җитәкчесе Наил Галимуллин) «Ярмәк вагы» кергән программа белән «Түгәрәк уен» фестивалендә Гран-прига лаек булган (2015)Эльмира Шәвәлиева. «Ак каен» белән горурлану. «Бердәмлек», 04.12.2015.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Илдус Диндаров. Ярмәк вагы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 7. ― Б.106―107.

Сылтамалар Д. И. Умеров''. Семантика фольклорного танца Самарских татар «Ярмәк вагы» // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2024. № 4. С.51-55. EDN HWDRZD Танец самарских татар «Ярмәк вагы» (исполняет ансамбль «Тулпар», Нижнекамск). 23.05.2023 г. vk.video, 03:39 «Ярмэк вагы» (пляска под тальянку. с.Старое Ермаково Камышлинского р-на). 17.08.2019 г. VideoBox, 01:19 «Ярминская дробинка» / «Ярмәк вагы» Государственный ансамбль песни и танца РТ 2001 год. Видео, 08:17

Төркем:Әлифба буенча биюләр Төркем:Самар татарлары Төркем:Татар халык биюләре