Анна Сергеевна Садченко (; 1999 елның 2 июнендә туган, Бабруйск, Беларусь) — Беларусь спортчысы, ирекле көрәшче. Беларусь Республикасының ике тапкыр чемпионы. Ирекле көрәш буенча спорт мастеры.

Спорт карьерасы Анна 2016 елгы Европа кадетлар чемпионатында (17 яшькә кадәр) бронза медаль иясе, анда ул 1/8 финалда Польшадан Виктория Чолудзны, чирекфиналда Грециядән Мария Ампатцины җиңде, ә ярымфиналда Венгриядән Туенда Элекеска оттырды. Бронза медаль өчен көрәштә ул Украинадан Анастасия Лавренчукка каршы җиңде. Ул 2017, 2018 һәм 2019 елларда яшүсмерләр арасында дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашты. Анна 2018 елда Каспийскта (Дагыстан, Россия) узган Европа чемпионатында катнашты, ләкин беренче турда ук Австриядән Мартина Кюнцка оттырып, ярыштан чыгарылды. 2020 елда Италиядә узган Европа чемпионатында ул ярымфиналда Украинадан дөнья чемпионы Алла Черкасовага оттырды. 2021 елда ул Казанда (Татарстан, Россия) узган беренче БДБ уеннарында 68 кг авырлык категориясендә өченче урынны алды. 2023 елда ул Беларусь Республикасы чемпионы булды. 2023 елда Сербиядә узган дөнья чемпионаты катнашучысы. 2023 елның ноябрендә ул Минскта үткәрелгән Александр Медведь Гран-при финалисты булды. 2025 елның июнендә ул икенче тапкыр Беларусь чемпионатында җиңү яулады.. В июне 2025 года выиграла во второй раз чемпионат Республики Беларусь

Спорт нәтиҗәләре

2016 елгы кадетлар арасындагы Европа чемпионаты — ; 2021 Беренче БДБ Уеннары — ; 2023, 2025, Беларусь чемпионаты — ; 2023 Гран-при Александр Медведь — ; 2024 БРИКС уеннары — ;

Шәхси мәгълүмат Анна Могилев дәүләт университетын тәмамлаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

United World Wrestling турында профиль

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1999 елда туганнар Төркем:2 июнь көнне туганнар