Бу мәкалә 2010 елгы санак уены турында. 2002 елгы уен өчен, Тизлеккә сусау: Эссе кугын 2 мәкаләсен карагыз. 1998 елгы уен өчен, Тизлеккә сусау III: Эссе кугын мәкаләсен карагыз.Тизлеккә сусау: Эссе кугын (ингл. Need for Speed: Hot Pursuit) — Критерион Геймз тарафыннан Виндоус, ПлейСтейшн 3, Иксбокс 360, Вии, айОс, Андроид, вебОС һәм Виндоус Фоун өчен булдырылган һәм Электроник Артс тарафыннан чыгарылган, Экзаент Энтертэйнмент тарафыннан исә Вии өчен чыгарылган 2010 елгы узыш уены. Тизлеккә сусау сериясенең уналтынчы өлеше булган Эссе кугын баштан 2010 елның ноябрендә чыккан, ә санлы рәвештә декабрьдә. Ул серияне яңадан кабыза һәм шул ук вакытта соңгы тапкыр Тизлеккә сусау: Эссе кугын 2 уенында кулланылган исемен кайтара.

Эссе кугын Америка Кушма Штатларының Калифорния, Орегон һәм Вашингтон штатларына нигезләнгән һәм уйлап табылган Сикрест тирәсендә урнашкан. Челтәр буйлап уенчылар өстәлгән “Тоткарлаучы”, “Узыш” һәм титуллы “Эссе кугын” уен режимларында ярыша алалар. Уен Автолог дип аталган яңа социаль элемтәне кертә. Автолог дуслар ярышлар өчен тоташтыра һәм уенчының статистикасын ярыш өчен чагыштыра. Яңа автомобильләр, ярышлар һәм казанышлар рәвешендә уенның шулай ук түләүле йөкләнә торган контенты(ЙТК) бар.

Беренче тапкыр Эссе кугын 2010 елның июлендә Электрон күңел ачулар күргәзмәсендә (E3) күрсәтелгән һәм шул ук елның 16 ноябрендә чыккан. Ул уңай күзәтүләр һәм күптөрле бүләкләр алган: ул 2010 елгы “Уен тәнкыйтьчеләренең бүләкләре”ннән “Иң яхшы узыш уены”н алган һәм шулай ук башка мәйданычыкларда берничә охшаш бүләк откан, шул исәптән 2010 елгы Спайкның Видео уеннары бүләкләрендәге “Иң яхшы машина йөртү уены” һәм Эссе кугынның Автолог исемле функциясе өчен бирелгән Британия академиясенең Видео уеннары бүләге.

2012 елның 30 октябрендә чыккан Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән Эссе кугынның туры варисы булган. Тизлеккә сусау: Эссе кугын Камилләштерелгән(инглиз. Need for Speed: Hot Pursuit Remastered) исемле юрама 2020 елның 6 ноябрендә Windows, PlayStation 4 һәм Xbox One өчен, ә 13 ноябрендә Nintendo Switch өчен чыккан.

Яңарышлар һәм киңәйтүләр

EA командасы басмасы 2010 елның декабрендә EA эшләүчеләре өчен уенның шәхси санактагы юрамасының чикле басмасы чыккан.

Камилләштерелгән басма Уенның унынчы еллыгына кадәр Тизлеккә сусау: Эссе кугын Камилләштерелгән исемле басма Виндоус, ПлейСтейшн 4 һәм Иксбокс Ван җайланмаларында 2020 елның 6 ноябрендә һәм Нинтендо Свитч җайланмаларында 13 ноябрендә чыккан. Ул оригиналь уенның ПС3, Иксбокс 360 һәм шәхси санак платформаларындагы юрамаларына нигезләнгән камилләштерелгән юрама алган Тизлеккә сусау франшизасының беренче өлеше. Яңартылган графикадан һәм яңарак җиһазларга ярдәмнән тыш, уен үзенә күп кулланучылы режимына кросс-платформалы ярдәмне һәм барлык әүвәлге төп ЙТК кертә, ә Супер спорт кабы, Ламборгини буйсынмаган һәм Порше ихтыярлы (инглиз. Super Sports Pack, Lamborghini Untamed, һәм Porsche Unleashed тиешенчә) карьера вакыйгалары төп карьерага кертелгән. Ул шулай ук уенчының күпчелек машиналарының төсен үзгәртү мөмкинлеген өсти һәм 2021 елның февралендә чыккан яңарыш белән кулланучыларның ябыштырулары өстәү мөмкинлеген биргән. Төп нөсхәдә булган өч автомобиль юк: Mercedes-Benz SLR McLaren’ның 722 басмасы һәм Стирлинг мүге (Stirling Moss) һәм Carbon Motors E7. Criterion Games һәм Stellar Entertainment камилләштерелгән юраманы булганнар. Stellar Entertainment шулай ук 2018 елгы Criterion’ның Яну җәннәте(инглиз. Burnout Paradise) уенын камилләштергән.

Искәрмәләр Төркем:2010 елгы санак уеннары Төркем:Android (операцион система) өчен уеннар Төркем:Британия академиясенең Уен премиясе җиңүчеләре: Күпкулланучылы уеннар Төркем:Критерион Геймз санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Экзаент санак уеннары Төркем:АйОС өчен уеннар Төркем:Дж2МЭ өчен уеннар Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:Нинтендо Свитч өчен санак уеннары Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 3 өчен уеннар Төркем:PlayStation 4 өчен уеннар Төркем:Спайк Санак уены премиясе җиңүчеләре Төркем:Үз сериясен яңадан кабызган санак уеннары Төркем:Полиция турында санак уеннары Төркем:Берләшкән Патшалыкта булдырылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Бразилиядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Кытайда узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Дөбәйдә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Стереоскопик өч үлчәмле графика белән санак уеннары Төркем:Вии өчен уеннар Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Windows Фоун өчен уеннар Төркем:Иксбокс 360 өчен уеннар Төркем:Xbox One өчен уеннар