Алие Бергер (; 1903 елның 24 декабре, Бююкада, Истанбул — 1974 елның 9 августы, шунда ук) — төрек рәссамы һәм гравёры. Ул Төркия Республикасының беренче гравёрларының берсе була һәм үзенең экспрессионист гравюралары һәм 1954 елда «Yapı Kredi» банкы оештырган рәсем сәнгате конкурсында җиңүе белән таныла.
Тормыш юлы Алие Бергер 1903 елның 24 декабрендә Бююкада утравында (Истанбул яры буенда) Кабаагачлы Шакир-паша һәм Гиритли Сара Исмәгыйль-ханым гаиләсендә туа. Аның сеңлесе рәссам Фәхренисә Зейд, ә абыйсы язучы Җәвәт Шакир Кабаагачлы була.
Алие Истанбулның Нотр-Дам-де-Сьон лицеенда рәсем сәнгатен һәм фортепианода уйнарга өйрәнә. 1947 елда ул үзенең музыка укытучысы Карл Бергерга кияүгә чыга, ләкин ул туйдан соң ярты елдан да кимрәк вакыт узгач үлә.
Тормыш иптәше вафат булганнан соң Бергер сеңлесе артыннан Лондонга китә, анда рәссам Джон Бакленд-Райт җитәкчелегендә гравюра һәм скульптура өйрәнә. 1951 елда Төркиягә кайткач, Бергер Истанбулда үзенең беренче күргәзмәсен оештыра, анда аның 100 дән артык эше тәкъдим ителә. 1954 елда аның «Кояш чыгышы» () картинасы халыкара конкурста җиңә, ә киләсе елда ул икенче Тәһран биенналенда икенче урынны ала. Бергер алдагы дистә елларда да нәтиҗәле эшләгән.
Алие Бергер 1974 елның 9 августында үзенең туган утравы Бююкадада вафат була.
Танылу Алие Бергер үлгәннән соң аның эшләренең ретроспективасы Истанбул нәфис сәнгать академиясендә 1975 елда уза. Тагын бер шундый күргәзмә 1988 елда «Yapı Kredi» банкы тарафыннан оештырылган. Бергерның дүрт эше Истанбул дәүләт рәсем һәм скульптура музеенда, ә өчесе Альбертина галереясендә куелган. Аның дәрвишләрне сурәтләгән 1960 елгы картинасы Нью-Йорктагы Метрополитен-музеенда саклана.
2020 елның 24 декабрендә Google рәссамга аның тууына 117 ел тулуга багышланган тематик рәсем багышлый.
Искәрмәләр
Төркем:1974 елда вафатлар Төркем:9 август көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1903 елда туганнар Төркем:24 декабрь көнне туганнар Төркем:Төркия рәссамнары