Адриена Шимотова (; 1926 елның 6 августы, Прага, Чехословакия — 2014 елның 19 мае, шунда ук) — Чехия рәссамы. Ул кәгазь һәм тукымалардан эшләгән эшләре белән танылган. Рәссам Чехиядә һәм чит илләрдә яшәгәндә аның иҗатына багышланган бик күп күргәзмәләр оештырыла, шул исәптән 2001 елда Прагада милли галерея тарафыннан оештырылган аның эшләре ретроспективасы да.

Тормыш юлы Адриена Шимотова 1926 елның 6 августында Прагада урта сыйныф гаиләсендә туа. Барлык туганнарыннан аның формалашуына әбисе иң зур йогынты ясаган. Шимотова Прагада Сәнгать, архитектура һәм дизайн академиясен тәмамлый. Аның 1960 нчы еллардагы беренче эшләре Вацлав Шпалы галереясе һәм Сан-Паулудагы сәнгать биеннале кебек урыннарда куелган. Шимотова UB 12, Чехия сәнгать төркеме санына керә, анда шулай ук рәссамнар Вацлав Боштик һәм Станислав Колибал да кергәннәр. 1972 елда ире үлгәннән соң ул үз иҗатында юнәлешне рәсем сәнгатеннән тукымалар һәм скульптуралар кулланыла торган инсталляцияләргә юнәлтә. Сәяси сәбәпләр аркасында 1970 нче һәм 1980 нче елларда Шимотова эшләренең күп өлеше Чехословакиядә рәсми булмаган рәвештә куелган, чөнки аларга цензурага дучар ителү куркынычы янаган .

Шимотова 1991 елда Франциянең Сәнгать һәм әдәбият орденына һәм 1997 елда «Хезмәтләре өчен» Чехия медаленә лаек була. 1990 елда аңа Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган Гердер премиясен тапшыралар.

Хәзерге вакытта аның кайбер эшләре Жорж Помпиду үзәгенең даими җыелмасының өлеше булып тора, шулай ук Прага музейлары коллекцияләрендә: Милли галерея, Рудольфинум һәм Кампа музее коллекцияләрендә бар. 2007 елда ул Прагада Сәнгать, архитектура һәм дизайн академиясендә мактаулы доктор дәрәҗәсенә лаек була.

Шимотова 2014 елда Прагада 87 яшендә вафат була. 2016 елда аңа үлгәннән соң Прага шәһәренең мактаулы гражданины исеме бирелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Galerie U Betlémské сайтында профиль Картины из серии Шимотовой «Оттенок цвета — предположение» Короткометражный документальный фильм о Шимотовой 

Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:Праһада вафатлар Төркем:2014 елда вафатлар Төркем:19 май көнне вафатлар Төркем:Праһада туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1926 елда туганнар Төркем:6 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Чехия рәссамнары