Гана Поницкая (; 1922 елның 15 июле, Галич, Банска-Бистрица крае — 2007 елның 21 августы, Банска-Бистрица) — словак язучысы, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, диссидент.
Тормыш юлы Гана Поницкая 1922 елның 15 июлендә туа. 1944 елгы словак милли күтәрелешендә катнаша. 1948—1950 елларда ире, шагыйрь Штефан Жары белән бергә Римда яши. Туган иленә кайткач, Smena na nedeľu журналының әдәби мөхәррире булып эшли.
1956—1977 елларда — Язучылар берлеге әгъзасы. 1968 елда Варшава килешүе гаскәрләренең Чехословакиягә керүенә каршы протест белдергән өчен эштән азат ителә. Соңрак 1972 елда аны Smena газетасы редакциясеннән эштән чыгаралар.
1977 елда Гана Поницкая ЧССР Язучылар берлеге корылтаенда заманча мәдәни сәясәтне тәнкыйтьләп чыгыш ясарга планлаштырган, ләкин аңа чыгыш ясарга рөхсәт итмиләр, әмма протоколга аның доклады кертелә. Шул чордан Поницкаяны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Поницкая әсәрләрен бастыру тыелган була.
Гана Поницкая — Чехословакиянең әдәби андеграунды вәкиле.
1977 елда ул Вацлав Һавел һәм башка чехословак интеллектуаллары белән бергә «Хартия-77» кеше хокуклары манифестын имзалый.
1989 елга кадәр — актив диссидент, Гана Поницкая текстлары самиздатта һәм чит илдә чыга, «Азат Европа» радиосында укыла. 1989 елның августында Чехословакиягә Советлар басып керүенең еллыгына митинг оештырган өчен Гана Поницкая кулга алына, ләкин ноябрьдә «бәрхет революция» вакытында азат ителә.
1990 елда — Христиан-демократик хәрәкәтне (KDH) оештыручыларның берсе.
Гана Поницкая 2007 елда вафат була. Туган авылы Галичта җирләнгән.
Бүләкләр
I дәрәҗә «Казанышлары өчен» медале (1996, Чехия) I дәрәҗә Людовит Штур ордены (2002 ел)
Иҗат Гана Поницкая — балалар һәм өлкәннәр өчен повестьлар һәм хикәяләр, киносценарийлар авторы. Италия, Франция, Маҗарстан һәм Алмания язучыларының кайбер әдәби әсәрләрен словак теленә тәрҗемә итә.
Сайланма библиография
1959 — Ábelovský dom 1964 — Prísť, odísť, рассказы 1968 — Bosými nohami, рассказы 1974 — Janko Novák 1989 — Lukavické zápisky 1990 — Milan Rastislav Štefánik
Балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр
1953 — Slávikove husličky 1961 — O Štoplíkovi 1968 — Svietiaca ryba 1955 — Halúzky 1955 — Medvedí rok 1961 — Zimná rozprávka 1961 — Malí mičurinci 1972 — O parádnici lienke 1991 — O Štoplíkovi, kým do školy nechodil 1991 — Ako Štoplík do školy chodil-nechodil
Сценарий
1976 — Zlatá réva (фильм, реж. Л. Филан, 1977)
Искәрмәләр
Әдәбият
Jozef Špaček, Ponická Hana, (W:) Slovník slovenských spisovateľov, red. Valér Mikula, Bratislava 2005
Сылтамалар
Төркем:Икенче бөтендөнья сугышында катнашучылар Төркем:2007 елда вафатлар Төркем:21 август көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1922 елда туганнар Төркем:15 июль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Словакия язучылары