Йолдыз формалашуы — йолдызлар эволюциясенең башлангыч этабы, анда йолдызара болыт йолдызга әйләнә. Бу процесс барышында болыт кысыла һәм кисәкләнә, үз нурланышы өчен тоныклана һәм протойолдызга әйләнә. Бу этапта болытның тышкы өлешләреннән матдә протойолдызга җыела, һәм туплану тәмамлангач, ул үзенең кысылуы хисабына нурланучы төп эзлеклелек алды йолдызына әйләнә. Әкренләп йолдызның үзәгендә термоядер реакцияләр башлана, аннан соң йолдыз формалашуы тәмамлана һәм ул төп эзлеклелеккә күчә.

Процесс

«Йолдыз формалашуы» яки «йолдыз барлыкка килүе» термины бер йолдызның барлыкка килү процессына карый, ә «йолдызлар барлыкка килүе» гадәттә галактикада йолдызларның күпләп пәйда булу процессын аңлата. Ләкин, ике процесс та кайвакыт йолдыз формалашуы дип атала. .

Молекуляр болытның кысылуы

Галактикалардагы йолдызара мохит, нигездә, водород һәм гелийдан тора, бу элементлар атомнар саны буенча 90 % һәм 10 % тәшкил итә. Моннан тыш, аның массасының якынча бер проценты йолдызара тузаннан тора. Күпчелек төбәкләрдә температура 100 дән К га кадәр, ә кисәкчәләрнең тыгызлыгы дән 10 см −3 га кадәр. Йолдызара мохиттә массасы  — Mo, температурасы 10—100 K һәм концентрациясе 10—100 см−3 булган гигант молекуляр болытлар очрый, алар йолдызлар барлыкка килү өлкәләре булып торалар.

Гравитация тотрыксызлыгы үскән саен, болыт кысыла башларга мөмкин. Бу тотрыксызлык төрле факторлар аркасында килеп чыгарга мөмкин, мәсәлән, ике болытның бәрелеше, болытның спираль галактиканың тыгыз кулсасы аша үтүе яки якындагы яңа йолдызның шартлавы, аның шок дулкыны молекуляр болыт белән бәрелергә мөмкин. Моннан тыш, галактикалар арасындагы бәрелешләр газ болытларының бәрелү ешлыгын арттыра, бу йолдызлар барлыкка килү тизлегенең артуын аңлатая.

Вириаль теорема буенча болыт, аның икеләтә кинетик энергиясе һәм потенциал энергиясе суммасы нульгә тигез булганда, тотрыклы була. Әгәр бу сумма нульдән кимрәк булса, гравитация тотрыксызлыгы барлыкка килә. Тыгызлыгы даими, радиусы R булган болытның потенциал энергиясы модуле (үзе тискәре) -га пропорциональ үсә, ә барлык молекулаларның кинетик энергия кыйммәтләренең суммасы гә пропорциональ үсә, шуңа күрә җитәрлек зур болыт кысылачак. Әгәр болыт сферик һәм әйләнми дип саналса, болытның массасы , радиус , аның газының моляр массасы һәм температура булганда, болытның кысылу шартларын яза алабыз:

монда гравитация даимисе, универсаль газ даимисе. Әгәр дип язсак, монда болыт тыгызлыгы була, без шартын яза алабыз:

.

дәүмәле Джинс массасы дип атала. Молекуляр болытлардагы шартлар өчен бу күрсәткеч 10³—10⁵ M⊙ тирәсендә. Болыт кысыла башлагач, ул тыгызрак һәм җылырак булырга тиеш. Әмма болыт әле нурланышны үткәрә алган вакытта, җылы газ белән тузан энергия югалталар һәм шуның нәтиҗәсендә суыналар.

Шуңа күрә кысылу изотермик рәвештә зур төгәллек белән бара. Болыт тыгызлыгы арту сәбәпле, кысылу вакытында Джинс массасы кими, һәм болытның кечерәк, зуррак өлешләре аерыла һәм бер-берсеннән аерым кысыла башлый. Бу процесс йолдыз формалашу болытының фрагментациясе дип атала, һәм фрагментация болыт үз нурланышы өчен тонык булганчы кабат-кабат була ала, бу суыну процессын сизелерлек акрынайта һәм Джинс массасының кимүен туктата. Бу йолдызларның нигездә төркемләп формалашуын аңлата. Болотның барлык матдәсе дә ахыр чиктә йолдызларга әйләнми: уртача алганда, әгәр болот массасының 30 % -тан артыгы йолдызларга күчсә, гравитация белән бәйләнгән йолдызлар тупланмасы барлыкка киләчәк, ләкин ешрак йолдызлар барлыкка килү эффективлыгы азрак була һәм йолдызлар ассоциацияләре барлыкка килә

Моннан тыш, фрагментация күренеше йолдызларның массаларының башлангыч Болыт өчен Джинс массасына караганда ни өчен шактый азрак булуын аңлата. Фрагментация нәтиҗәсендә барлыкка килә алган болытның минималь массасы якынча 10⁻² M⊙ тәшкил итә. Әмма, әгәр болыт матдәсендә гелийдан авыррак элемент бик аз булса, суыну күпкә әз нәтиҗәлерәк бара, һәм болыт акрынрак фрагментацияләнә. Иң беренчел йолдызлар беренчел нуклеосинтез вакытында барлыкка килгән матдәдән, тап бу сценарий буенча барлыкка килгәннәр дип санала: аларның массасы ким дигәндә 100 M⊙ булырга һәм бик кыска вакыт яшәргә тиеш булалар.

Инде кысыла башлаган болытлар еш кына глобулалар — массалары 100 Mo чамасы һәм зурлыгы парсек чамасы булган караңгы томанлыклар кебек күзәтелә. Кайвакыт аларда формалашу тәмамлануга якынрак объектлар да була: T Тельца тибындагы йолдызлар һәм Хербиг — Аро объектлары.

Протойолдыз этабы

Болытның кысылуы бертигез түгел, һәм кысылу башлануга шактый вакыт үткәч, болыт эчендә гидростатик тигезлектәге үзәк формалаша — гадәттә, бу вакыттан алып болытның үзәге протойолдыз дип атала. Болытның массасы нинди генә булмасын, аның үзәге массасы якынча 0,01 M⊙, радиусы берничә а.б., ә үзәгендәге температурасы 200 K булачак. Болытның тышкы катламнарының үзәккә аккрециясе аның массасы һәм температурасының артуына китерә, ләкин 2000 K температурада аның артуы туктала, чөнки энергия водород молекулаларының таркалуына китә. Ниндидер бер мизгелдә тигезлек бозыла һәм үзәк кысыла башлый. Аннары барлыкка килгән яңа тигезләнеш халәте массасы 0,001 M⊙, радиусы якынча 1 R⊙ һәм температурасы 2⋅10⁴ K булган, хәзерге вакытта ионлашкан, кечерәк үзәк өчен була. Бу очракта, оптик нурлар тараткан үзәк, әйләнә-тирә мохиттән күпкә салкынрак һәм бары тик инфра-кызыл нурлар бирә торган тышча белән каплана. Тышкы катламнарның аккреция процессы туктамый, һәм үзәккә 15 км/с тизлек белән төшүче матдә тулкын тудыра. Үзәккә сферик катламның матдәсе төшә, ионлаша, һәм материалның күпчелеге протойолдызга эләккәч, ул күзәтү өчен ачыла. Бу вакытка кадәр тышкы катламның кысылуы динамик вакыт шкаласы буенча бара, ягъни аның дәвамлылыгы матдәнең ирекле төшүе дәвамлылыгына туры килә, моңа газ басымы комачауламый..

Массасы җитәрлек булган протойолдызларда нурланыш басымы һәм йолдыз җиле арту материалның бер өлешен очырта, бу Хербиг-Аро объектының барлыкка килүенә китерергә мөмкин. Моннан тыш, протойолдызда йолдызга җыелмаган материянең протопланетар дискы булырга мөмкин; аннары ул планета системасына әйләнергә мөмкин.Планеталарның формалашу процессы, мәсәлән, HL Телец йолдызы янында күзәтелә.

Йолдызның төп эзлеклелеккә кадәрге этабы

Кайвакыт кабыгы аккрециясен тәмамлаган протойолдызлар аерым төр буларак классификацияләнә: төп эзлеклелеккә кадәрге йолдызлар. Инглиз әдәбиятында мондый объектлар хәзер протойолдызлар түгел, ә «яшь йолдызлы объект» дип атала (), аңа протойолдызлар һәм төп эзлеклелеккә кадәрге йолдызлар керә. Бу этапта протойолдызның урнашуын Герцшпрунг-Рассел диаграммасы буенча билгеләргә мөмкин: түбән температуралы һәм югары яктылыклы протойолдыз аның өске уң өлешендә урнашкан. Йолдызда термоядер реакцияләр башланганчы һәм гравитацион кысылуы аркасында энергия чыгарганда, ул әкренләп төп эзлеклелеккә таба хәрәкәт итә.

Бу җисемнәр үз басымнары белән тотылганлыктан, алар алдагы стадиягә — термик ваҡыт шкаласында, ягъни потенциаль гравитацион энергиянең яртысы нурланышка сарыф ителгән чорга караганда күпкә әкренрәк кысылалар. Иң массив йолдызлар өчен бу якынча ел, ә кечерәк массив йолдызлар өчен якынча ел дәвам итә. Кояш өчен бу этап 30 миллион ел дәвам иткән.

Төрле массалы протойолдызлар арасында сыйфат аермалары бар: массасы 3 Мо-дан кимрәк булган протойолдызларның бөтен тирәнлеге буенча конвектив зонасы бар, ә массасы зуррак булганнарында юк. Бу аерма йолдыз эволюциясенең соңгы этапларында аермалыктарга китерә. 1961 елда Чусиро Хаяси (Hayashi) йолдызның бөтен күләмен конвектив зона биләп алса, аның температурасы әкрен кысылу вакытында үзгәрешсез диярлек кала, ә яктылык кими икәнен ачыклады. Бу йолдызның картадагы хәзерге позициясенең вертикаль аска таба хәрәкәтенә туры килә, һәм йолдызның мондый юлы гадәттә Хаяши эзе дип атала. Массалары 0,3—0,5 M⊙ (төрле бәяләүләр буенча)- дан 3 M⊙ га кадәр булган йолдызлар кысылу вакытында конвектив катламнардан мәхрүм булалар һәм кайсыдыр мизгелдә Хаяши трекыннан чыгалар, шул ук вакытта массалары 0,3—0,5 M⊙ дан кимрәк булган йолдызлар кысылуның барлык чорында Хаяши трекында калалар.

Хаяши эзеннән чыкканнан соң (уртача массалы йолдызлар өчен) яки әкрен кысылу башланганнан соң шунда ук (массив йолдызлар өчен) йолдыз конвектив булудан туктый һәм кысылганда җылына башлый, яктылыгы бераз гына үзгәрә. Бу диаграммада сулга хәрәкәткә туры килә, һәм юлның бу өлеше Хеней сукмагы дип атала. Һәрхәлдә, кысылу барышында йолдызның үзәгендә температура арта, һәм йолдызның төшендә термоядер реакцияләр уза башлый — кече һәм урта массалы йолдызларда кысылу башланганнан соң бераз вакыт узгач, ә массасы 8 Mo- дан арткан йолдызларда — аккреция туктаганчы ук. Башлангыч этапларда бу литий һәм бериллийның гелийга әйләнүе, һәм бу реакцияләр йолдыз нурланышына караганда азрак энергия җитештерәләр. Кысылу дәвам итә, ләкин энергия бүленеп чыгуга термоядер реакцияләренең өлеше арта, үзәк җылынуын дәвам итә, һәм температура 3-4 миллион К -га җиткәч, водородның гелийга әйләнүе pp циклында башлана.

Берәр мәлдә, әгәр йолдызның массасы 0,07-0,08 Mo -дан зуррак булса, термоядер реакцияләр тарафыннан бүленеп чыгарылган энергия йолдызның яктыртуына тигез була, һәм кысылу туктала. Бу момент йолдызның формалашуы тәмамлану һәм аның төп эзлеклелеккә күчү моменты булып санала. Әгәр йолдызның массасы бу кыйммәттән кимрәк булса, аның эчендә дә берникадәр вакыт термоядер реакцияләр булырга мөмкин, ләкин йолдызның үзәктәге матдәсе кысылу туктаганчы ук какшап китә, ​​шуңа күрә термоядер реакцияләр беркайчан да бердәнбер энергия чыганагына әйләнми, һәм кысылу дәвам итә. Мондый объектлар коңгырт кәрләләр дип аталалар.

Өйрәнү тарихы Йолдызлар барлыкка килүенең беренче фәнни нигезләнгән теориясен 1644 елда Рене Декарт форулировкалай, ул йолдызлар һәм планеталар йолдызара мөхитнең өермәле хәрәкәте вакытында барлыкка килә дип саный.

1692 елда Исаак Ньютон гравитация тәэсирендә матдә куерырга һәм йолдызлар хасил итәргә мөмкин дигән гипотезаны тәкъдим итә. Ньютонга кадәр дә охшаш гипотезалар булса да, Ньютонның классик гравитация теориясе ачылгандан соң гына бу идеялар физик нигезләнә. Шул ук вакытта диффуз томанлыклар ачыла, алар куера торган йолдызга кадәрге матдә булып күренәләр. Бу фикерләр нигезендә Кант — Лаплас — Шмидтның җентекләп формалаштырылган гипотезасы барлыкка килә, аның нигезендә йолдызлар һәм Планета системалары формалашуның төп механизмы булып әйләнүче болытларның кысылуы тора. Киләсе ике гасыр эчендә төрле томанлыклар буенча күзәтү мәгълүматлары әкренләп тупланә, һәм галимнәр аларны бердәм теориягә берләштерергә тырышалар. Мәсәлән, 18 гасыр ахырында һәм 19 гасыр башында 2500 дән артык томанлык ачкан Уильям Гершель аларда төрле этапларда йолдызлар барлыкка килү бара дип фаразлай һәм аларны эволюцион эзлеклелекләргә бүлә. Ләкин Гершель бу эзлеклелекләргә шулай ук йолдызлар барлыкка килү белән бәйле булмаган объектларны, мәсәлән, галактикаларны һәм планета томанлыкларын да кертә. Икенче яктан, Гершель үз эзлеклелегенә йолдызлар барлыкка килүе белән бәйле булган кара томанлыкларны кертмәгән. XIX гасырда мәгълүматларны алга таба туплауга фотография һәм спектроскопия уйлап табу ярдәм итә, бу томанлыкларның химик составын өйрәнергә мөмкинлек бирә.

1902 елда Джеймс Джинс йолдызлар барлыкка килү теориясен үстерүдә тагын бер мөһим адым ясай. Үзенең «Сфера томанлыгының тотрыклылыгы» дигән теоретик хезмәтендә ул гравитацион тотрыксызлыкларны өйрәнә һәм ул кысыла башларга тиешле болыт массасын исәпләп чыгара.

Ләкин йолдызара болытлар формалашу вакытында аларда барган процесслар әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән иде. Протойолдызларны модельләштерүдә катнашкан һәм 1966 елда бу объектларны җентекләп сурәтләгән мәкалә бастырып чыгарган Чусиро Хаяши ярдәмендә хәзерге протойолдызларны фаразлауга якын протойолдыз концепциясе барлыкка килә. Алга таба төп идеяләр үзгәрми диярлек, ләкин теория яхшыртыла: мәсәлән, Ричард Ларсон протойолдызлар эволюциясе вакытында аларның кайбер параметрларын шактый ачыклый.