Марат Шәрәфетдинов, Марат Искәндәр улы Шәрәфетдинов (Марат Искандарович Шарафутдинов; 1975 елның 21 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Ярмәкәй) — 2017 елдан Башкортстан Республикасының урман хуҗалыгы министрыМинистром лесного хозяйства Республики Башкортостан назначен Марат Шарафутдинов. Администрация Главы Республики Башкортостан, 22.11.2019. Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы (2020).
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 21 февралендәМарат Шарафутдинов Вконтакте БАССР Ярмәкәй районы административ үзәге Ярмәкәй авылында туган.
Югары белемле: Башкорт дәүләт аграр университетын «урман хуҗалыгы инженеры» (1997) һәм «бухучет һәм аудит буенча икътисадчы» (1999) белгечлекләре буенча тәмамлаган.
Хезмәт юлы Марат Искәндәр улының бөтен гомере урман хуҗалыгына хезмәт итүгә бәйле. Ул урман мастерыннан Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең () әйдәп баручы белгеченә кадәр юл үткәнПоздравляем с юбилеем министра. Минлесхоз Республики Башкортостан Вконтакте, 21.02.2025.
Хезмәт эшчәнлеген 1991 елның җәендә Ярмәкәй колхозара механикалаштырылган күчмә колоннаның (МПМК) кирпеч заводында вакытлы эшче булып башлаган.
1997 елдан Бәләбәй урманчылыгының Бәләбәй урман хуҗалыгы урман мастеры, 1997—1998 елларда — Бәләбәй урман хуҗалыгының урманны саклау һәм яклау инженеры.
1998—2003 елларда — Бәләбәй урман хуҗалыгының Кызыл Елга урманчылыгы .
2003―2005 елларда ― Бәләбәй урман хуҗалыгының баш урманчысы.
2006 елда берничә ай — Уфа шәһәренең «Горзеленхоз» МУП урманны саклау һәм яклау буенча инженеры.
2006—2008 елларда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Башкортстан Республикасы буенча әйдәп баручы белгече, махсус сакланучы табигать территорияләре бүлегенең баш белгеч-эксперты.
2008—2010 елларда — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының агросәнәгать сәясәте һәм табигатьтән файдалану бүлегенең баш консультанты.
2010—2017 елларда — Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары. 2014 елда прокуратура таләбе буенча министрлыкның берьюлы 10 югары вазифадагы хезмәткәре эштән чыгарылганАнтикоррупционная проверка завела Минлесхоз Башкортостана в дебри. Правда ПФО, 21.05.2019.
2017 елдан башлап (Динир Әхмәтҗанов урынына) бүгенге көнгә кадәр — Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министрыШарафутдинов Марат Искандарович. Правительство Республики Башкортостан. 2019 елда хокук саклаучылар Урман хуҗалыгы министрлыгында булуга игътибар иткәнСкандал с главой Минлесхоз Башкирии Маратом Шарафутдиновым. mt.ru. 2021 елда Башкортстан прокуратурасы тикшерү барышында ачыкланган күп санлы хокук бозулар аркасында Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов адресына күрсәтмә керткәнДарья Кучеренко. Прокуратура внесла представление в адрес министра лесного хозяйства Башкирии. Коммерсантъ Уфа, 16.09.2021. Шәрәфетдинов эшләгән вакытта Башкортстан тыюлыгында зур урман янгыннары булган (сүндерелгән), Куштау итәгендәге урманнарны БСК карамагына тапшыру тарихы яңгыраганАртем Супонькин. Кто есть кто в кабинете министров правительства Башкирии. УФА1.ру. Министр урманнарны торгызу, урманнарны янгыннардан, «кара» урман кисүчеләрдән саклау һәм заманча технологияләр куллануны (федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат комплексын актив куллану, янгыннарга каршы һәм законга буйсынмыйча агач кисүчеләргә көрәштә пилотсыз очкычлар куллану һ.б.) кайгырта Юлай Низаев. Марат Шәрәфетдиинов узган елга йомгак ясап әңгәмә бирде. «Өмет». 2020 елда 4,9 млнШарафутдинов Марат Искандарович - официальные декларации. Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан, 2023 елда 7 млн сум керем алуы турында мәгълүмат биргәнМиллионы за госслужбу: сколько зарабатывали министры в Башкирии и члены их семей. mkset.ru, 27.02.2023. 2025 елда Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеге буенча икенче урынны алган. Казанышлар арасында түбәндәгеләр билгеләнгән: урман контроле һәм күзәтчелегенең югары дәрәҗәсе, шулай ук урманнардан файдалануны нәтиҗәле оештыруГульфия Акулова. Башкирия стала лидером по эффективности ведения лесного хозяйства. Башинформ, 01.10.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 — Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Мактау грамотасы 2012, 2019 — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы 2020 — Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы 2020 — Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты 2021 — Халыклар Дуслыгы ордены 2023 — «Хезмәт фидакарьлеге өчен» медале — югары һөнәри осталыгы һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өченУказ Главы Республики Башкортостан от 26.12.2023 N УГ-1181 2024 — Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты 2025 — Салават Юлаев ордены Шарафутдинов Марат Искандарович. fedpress.ru
Шәхси тормышы Гаиләле. Баласы бар.
Искәрмәләр
Әдәбият Голос земли. 85 лет Ермекеевскому району (сост. Э. К. Шафикова). Уфа: ООО «ИД "Валькирия"», 2020. — Стр.35.
Сылтамалар Шарафутдинов Марат Искандарович. Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан Развитие лесного хозяйства. Марат Шарафутдинов. Интервью БСТ. Видео, 00:12:56
Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстан урманчылары Төркем:Башкортстанның атказанган урманчылары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары