«Прикосновение», шулай ук «Кагылу» — музыка һәм мәдәният өлкәсендәге иҗади проект. 2024 елда алтай музыканты Самыр Ойнош тарафыннан башлап җибәрелә. Проект академик музыка, милли музыкаль традицияләр һәм төрле халыклар мәдәниятләре арасындагы иҗади багланышларны үстерүгә юнәлтелгән.  

Эшчәнлеге

Алшартлар Самыр Ойнош 2021 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, төрле концертлар оештыра башлый. Шушы концертлар әкренләп аны яңа проектка нигез салуга илһамландыра. Проект эшчәнлеге Европа классик музыкасы концертларын һәм академик юнәлештәге остаханәләрне оештыруны үз эченә ала. Шулай ук Россия төбәкләре һәм башка илләрнең милли музыкасына багышланган концертлар һәм остаханәләр үткәрелә.

2024 елда Самыр Ойношның "Өзәңге һәм кыл" концерты Казандагы Татар китабы йортында уза. Концертта алтай, монгол, татар, саха, кытай традицион халык музыкасы һәм заманча авторлы музыка тәкъдим ителә.

"Кагылу" яки "Прикосновение" проекты Проект Алтай музыкасын һәм алтай академик музыкасын үстерүгә аерым игътибар бирә. Композиторлар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә алтай милли музыкасына нигезләнгән яңа әсәрләр иҗат ителә.  

«Кагылу» (Прикосновение) проекты академик һәм милли музыканы берләштерүе, шулай ук яңа иҗади эзләнүләргә ачык булуы белән аерылып тора. Проект Мәскәү консерваториясенең "Дөнья музыка мәдәниятләре" Фәнни-иҗади үзәк идеяләренә якын тора: төрле мәдәният вәкилләре арасында хезмәттәшлек булдыру, халыклар арасында хөрмәт һәм толерантлык үстерү, мәдәниятләрне бәяләү критерийларыннан башка өйрәнү һәм аңларга омтылу.

2026 елда Самыр Ойнош Фәрһад Бәхтияри белән берлектә Россия композитор берлегенең "Нота һәм квота" проектында җиңә.

Проектлар Проект кысаларында өч концерт һәм ике серия остаханә үткәрелгән.  

«Азия яңгырашы» Проектның беренче концерты — «Азия яңгырашы» — 2024 елның октябрендә Алтай Республикасы Милли театрында үтә. Концертта Монголия, Кытай, Саха-Якутия, Кабарда-Балкария һәм Алтай музыкантлары катнаша. Шулай ук Алтай Республикасының Җәмәгать ярдәме штабында остаханәләр үткәрелә.  

«Аурупа һәм Алтай» 2025 елның октябрендә Мәскәүдәге «Нико» галереясендә «Европа һәм Алтай» концерты үткәрелә. Анда Мәскәү консерваториясе укытучылары, чыгарылыш студентлары һәм Алтай Республикасыннан чакырылган солистлар катнаша. Концертта тарихта беренче тапкыр алтай җырларының аранжировкалары педальле классик арфада яңгырый.  

«Les Belles Epoques / Күркәм дәверләр» 2026 елның февралендә Алтай Республикасы Милли театрында «Les Belles Epoques / Күркәм дәверләр» концерты үткәрелә. Анда Мәскәү консерваториясе вәкилләре һәм Алтай Республикасы дәүләт оркестры артистлары чыгыш ясый. Шулай ук Таулы Алтай шәһәрендәге музыка уку йортлары укучылары, студентлары һәм укытучылары өчен флейта һәм концертмейстерлык осталыгы буенча остаханәләр оештырыла.  

Искәрмәләр

Чыганаклар

«Күркәм дәверләр» (Прекрасные эпохи) проекты турында телесюжет — «El Altay». 10.02.2026 «Прикосновение» проекты турында // Шебалино газетасы. 14.02.2026 Музыка не знает границ («Азия яңгырашы» (Звучание Азии) концерты турында мәкалә) // «Звезда Алтая» газетасы. 2024. №10. Союз композиторов объявил победителей проекта "Ноты и квоты" // Союз композиторов России. 26.05.2026. Төркем:Алтай Республикасы мәдәнияте Төркем:Алтай Республикасы музыкасы