Гурзишур (Гурзишур Пүчинкәсе, ) — Удмуртиянең хәзерге Глазов районы территориясендә урнашкан булган юкка чыккан татар-бисермән авылы. Балезино районына караган.

Географиясе Авыл республиканың төньяк-көнчыгышында, Балезинодан төньяк-көнчыгышка таба турыдан якынча 23 километр ераклыкта урнашкан.

Сәгать поясы Гурзишур авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Тарихы

1670 елларда район территориясенә Карино авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Слободской районы) чүпче (нократ) татарлары һәм бисермәннәр күчеп утыралар.Tatarica. Татар энциклопедиясе. Гурзи авылының берничә исеме теркәлә: Гурзя, Гурзешур, поч. Гудзишур, Гурзин.Атлас исчезнувших деревень Удмуртии. Гурзишур.

Беренче тапкыр «Гурзя» авылы 1782 елның IV ревизиясендә телгә алына, анда территориаль яктан Глазов өязенә, Нократ бисемәннәре өлешенә, Леом ягына караган. Бу вакыт авылда керәшен бисемәннәр: дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз яшәгән. Авылны Үрьякала авылыннан чыккан кешеләр нигезләгәннәр.

1811 елның VI ревизия мәгълүматлары буенча Гурзя авылында керәшеннәр, ясаклы крестьяннар — 12, чукынмаган ир-атлар — 10 кеше яшәгән. 1816 елның VII ревизия мәгълүматлары буенча ясаклы крестьяннар, чукындырылган ир-атлар саны — 13, хатын-кызлар саны — 15. 1834 елның VIII ревизия мәгълүматларына караганда йомышлы һәм ясаклы крестьяннар катлавындагы бисермәннәр яшәгән, керәшеннәр һәм чукынмаганнар саны белән ир-атлар — 28, хатын-кызлар — 34 кеше булган.

В. А. Старостин үзенең «Нократ нәселләре китабы» дигән китабында 1891 елда Гузеншур (Гудзишур) авылы һәм халкы реестрында 21 йортны билгели, анда 211 кеше яшәгән дип күрсәтә. Авылның бар халкы да Бияновларга гына караган. Яшәүчеләрнең төп шөгыле, кәсебе читкә китеп эшләп йөрү булган.

Нократ губернасының 1892 елгы статистика материалларында Гудзишурда бисермән һәм татар чыгышлы дәүләт крестьяннары яшәгән дип бирелә. Бисермән йортлары — 14, татар йортлары 7 була. Бисермәннәр 80 ир-ат, һәм 72 хатын-кыз, татар халкының ир-атлары 31, хатын-кызлары 28 кеше булган.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 8. Глазовский уезд. Ч. 2. Подворная опись. - Вятка, 1892. Авылдагы татарлар ислам диненә күчкән бисермәннәрдән торган, үзләрен бисемрән дип билгеләгәннәрнең дә бер өлеше мөселман була.

1920 елда Гурзи авылында 34 йорт теркәлә, шуларның 25е бисемәннеке, 9ы татарныкы. Барлыгы 252 кеше яшәгән. 1924 елда 24 йорт, 171 кеше калган.Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. - Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.

1930 еллар башында авылда «Кызыл юл» колхозы оештырыла. 1932 елның 1 мартыннан авыл Мундей авыл советы составына керә, 1935 елның 10 апреленнән 1955 елның 1 сентябренә кадәр Карсовай районы Мундей авыл советы составында була. 1955 елның 1 сентябреннән 1965 елның 1 июнендә кадәр Карсовай районының Люк авыл советы составында була. 1965 елның 1 июненнән авыл Балезино районының Карсовай авыл советы составына керә. 1971 елның 1 июленнән авылны Балезино районының Курегово авыл советы составына кертәләр.

1970 еллар ахырында Гурзи авылы исәптән төшерелә. Авыл халкы Коротаево, Карсовай, Балезино авылларына, Глазов шәһәренә күчеп китә.

УАССР Югары Советы Президиумының 1989 елның 25 маендагы Указы нигезендә Курегов авыл советы Глазов районына тапшырыла. Шуңа күрә Гурзи авылының барлык җир биләмәләре бүгенге көндә Глазов районы чикләрендә урнашкан.

Искәрмәләр

Әдәбият Пислегин Н. В., Чураков В. С. Населенные пункты Удмуртского Прикамья XVII — середины XIX в. / УдмФИЦ УрО РАН. — Ижевск, 2020. — 784 с. Климов К. М. Удмуртское народное искусство. — Ижевск: Удмуртия, 1988. — 199 с. Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. Х. Вятская губерния. Санкт-Петербург: Типография Министерства внутренних дел, 1876. Материалы по статистике Вятской губернии. Том VIII. Глазовский уезд. Часть II. Подворная опись. Вятка. 1892 г. Справочник по административно-территориальному делению Удмуртии. 1917—1991 гг. — Ижевск: Удмуртия, 1995. — 744 с. Книга Памяти [Текст] = Буре ваён книга; Т. 4: Воины г. Глазова, Глазовского, Красногорского, Юкаменского, Ярского районов Удмуртской Республики, погибшие в боях, умершие от ран, пропавшие без вести в годы Великой Отечественной войны 1941—1945 гг. / Рос. Федерация, Удмурт. Респ.; [респ. редкол.: А. М. Лисина (пред.) и др.; сост. А. В. Логинов и др.]. — Ижевск: Удмуртия, 1994. — 447, с. Похозяйственная книга основных производственных показателей хозяйств колхозников 1946—1948 гг. сельхозартели «Красный путь» д. Гурзи.

Төркем:Балезино районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары