Айзат Шәйхелмәрданов, Айзат Азат улы Шәйхелмәрданов, сәхнә псевдонимы Айзат Мәрдан (Айзат Азатович Шайхелмарданов; 1976 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Киров) ― мәдәният эшлеклесе, музыкант (баянчы), автор-башкаручы, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче-солист булган, Балтач районының клублар челтәрен җитәкләгән артист. 2018 елдан муниципаль мәдәният оешмасы Казан шәһәр филармониясе артист-инструменталисты. Күп санлы конкурслар лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1976 елның 15 гыйнварындаАйзат Шайхелмарданов. Ru-world.netАйзат Шайхелмарданов. OK.RU Татарстан АССР Актаныш районының Киров авылында туган. Әти-әнисе икесе дә иҗат сөючеләр булган. 7 яшьтә мөстәкыйль рәвештә баянда уйнарга өйрәнгәнЛилия Нурмөхәммәтова. Айзат Шәйхелмарданов: Сине яратучы тамашачың булсын. Шәһри Казан, 7.11.2024. Алабуга мәдәни-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга кергән (әлеге уку йортының оркестр бүлегендә укучы Дәниф Шәрәфетдинов белән бер вакытта укыганнар), анда баян сыйныфы буенча индивидуаль курслар узган. Укыган чорда рәсемнәр дә ясаган. Бүсеренә операция ясату сәбәпле, училищены тәмамлый алмаган: ике курска якын укыган. Вакытлыча Зәй халык театрында эшләп алган. 1994 елда Россия Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырылган, беренче Чечня сугышына (1994 елның 11 декабре ― 1996 елның 31 августы) эләккән, исән-сау әйләнеп кайткан.

Хезмәт юлы Армия хезмәтеннән соң бер ел Актаныш мәдәният йортында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә режиссёр ярдәмчесе, биюче булып эшләгән. Дистәләгән бию башкарган.

1998 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетына хор бүлегенә укырга кергән, читтән торып укуга күчеп, академик отпуск белән соңрак социаль мәдәни эшчәнлек факультетын тәмамлаган.

16 ел хатынынынң туган ягы ― Балтач районында мәдәният өлкәсендә: 6 ел Түнтәр авылы Мәдәният йортында 1 ел сәнгать җитәкчесе, 6 ел директор булып, 4 ел Балтач районы Мәдәният йорты директоры, 5 ел Мәдәният сарае һәм үзәкләштерелгән Балтач районы авыл клублары (56 клуб) челтәре директоры булып эшләгән. Параллель рәвештә мәктәптә (Түнтәр, Салавыч) балаларга музыка укыткан. «Балкыш» ансамбленең концертмейстеры, «Яшьлек» инструменталь ансамбленең баянчысы булган. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Гөлзадә Сафиуллина һ.б. концертпарында баянда уйнаган.

Казанга гаиләсе белән 2017 елда күченеп килгән. Бер ел Әнвәр Бакиров исемендәге музыка мәктәбендә эшләгән. 2018 елдан «Чулпан» мәдәни үзәгендә эшли, муниципаль мәдәният оешмасы Казан шәһәр филармониясендә артист-инструменталист буларак иҗат итә. Казанның төрле сәхнә мәйданчыкларында, Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясе шәһәрләрендә, чит илләрдә барлык филармония концертларында даими катнашучы.

Елына 5-6 артистның сольный концертларында баянчы буларак катнаша. Үзенең дә сольный концертлары булган (беренчесе 2021 елда). Казан шәһәр филармониясе белән чит илләрдә: Германия, Төркия, Үзбәкстанда, татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә: Сахалин, Кавказ якларында чыгышлар ясаган, Мисырда Сабан туе үткәрүдә катнашкан.

Инструменталист буларак, баянда, ике рәтле гармонь-хромкада, тальянкада уйный, тынлы уен коралларыннан курайны үзләштергән. Үзен виртуоз солист буларак та, уйлап чыгаручан һәм сизгер аккомпаниатор буларак та, халык җырларын башкаручы җырчы һәм үз авторлык әсәрләрен башкаручы буларак та таныта. Казанга күченеп килгәч, җыр язуга күбрәк игътибар итә башлаган (беренче җырын Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров башкарган). Көчле бәрхет тавыш иясе. «Чулпан» мәдәни үзәгендә (сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова) куелучы спектакльләрдә рольләр башкара (мәсәлән, «Йосыф-Зөләйха»да Мисыр патшасы Кыйтфир һәм аның энесен, «Зәңгәр шәл»дә Җиһанша, Шәйхи бабайны уйнаган, «Мырау-батыр»да аю, «Өч баһадир»да Илья рольләрен башкарган, «Шүрәле. Көтмәдегезме?!» балалар әкият-мюзиклында Казанда Шүрәле турында балалар әкият-мюзиклын куячаклар. Татар-информ уйнаган). Музыкаль клипларда төшә башлаган. Казанның Вахитов районы Ә. З. Бакиров исемендәге 6нчы санлы балалар музыка мәктәбендә Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования Детская музыкальная школа № 6 им. Э.З.Бакирова г.Казани балалар белән эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре күп санлы конкурслар лауреаты

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны (Казан мәдәният институтында, бер факультетта укыганнар) Ләйсирә Илдус кызы (Муллагалиева), Балтач районы Түнтәр авылыннан, «Чулпан» мәдәният үзәгендә зал администраторы булып эшли. Кызлары Алинә (2001), чәчтараш, кияүдә. Уллары Афзал (2005), гармун, баянда, гитарада уйный, күн буенча дизайнерга укый. Искәрмәләр

Сылтамалар Эльза Газизова. Баянчы Айзат Мәрдан: «Бу хезмәткә авыр юллар үтеп килдем». «Мәдәни җомга», 10.04.2026, № 13 (1582). – Б.12-13. Артист-инструменталист Айзат Шайхелмарданов. Казанская городская филармония Вконтакте, 4.12.2019 Хәерле көн, Татарстан! (29.10.24) Әңгәмәдәш автор- башкаручы Айзат Шәйхелмарданов. trt-tv.ru видео, 00:10:00. Йолдызлы алачык тапшыруы (алып баручы Артем Пискунов). Кунак – Айзат Шәйхелмәрданов. (2.07.2024). GONG TV видео, 00:49:12. Айзат Шәйхелмәрданов җырлый

Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Баянчылар Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Беренче чечен сугышында катнашучылар