Әхмәт Урманчиев (, — , ) — журналист, Ялт-йолт әдәби, җәмгыяви-сәяси, сатирик журналның мөхәрире.
Тәрҗемәи хәл Урманчиев Әхмәт Шәрәфетдин улы 1880 елда туа. «Әдәби сүзлек»тә аның тумышы белән Касыйм төбәгеннән булуы күрсәтелә, башка биографик мәгълүматлар бирелми. Җаек шәһәрендә гомер иткән Наҗия Мәхмүт кызы Төхвәтуллина истәлекләре буенча аның туу җирен ачыкларга мөмкин була. Наҗия ханымның әтисе – Әхмәт Урманчиевның бертуган энесе. Аларның чыгышлары белән Рязань губернасы Касыйм өязе Яубаш (хәзерге Рязань өлкәсе Касыйм районы) авылыннан булуы билгеле була.
Ә. Урманчиевның Казандагы тормышы 1907 елда «Юл» китап нәшриятын оештырып җибәрүдән билгеле. Нәшрият китап бастыру һәм сату белән шөгыльләнә. 1910 елның 15 мартыннан Казанда Ә. Урманчиев наширлегендә һәм мөхәррирлегендә әдәби-фәнни, иҗтимагый-сәяси «Ялт-йолт» журналы чыга башлый. Айга ике тапкыр чыга торган журналның җаваплы секретаре итеп Г. Тукай билгеләнә.
Милли музей фондында «Ялт-йолт» журналының 1910 – 1911, 1911 – 1912, 1912 – 1913 еллардагы тупланмалары саклана. Аларны музейга 2010 елда Әхмәт Урманчиевның оныгы Гүзәл Урманчиева тапшыра. Гүзәл Тимур кызы сүзләренә караганда, Ә. Урманчиев гаиләсе хәзерге Г. Тукай урамында, 138 йортта тора.
Ә. Урманчиев 1922 елда вафат була. Башка мәгълүмат юк.
Ә.Урманчиев һәм Тукай Ә. Урманчиев «Ялт-йолт» журналын чыгарырга уйлагач та, бу турыда Тукай белән уртаклаша. Ул истәлекләрендә: «Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшләшкән кешеләремнең берсе Тукай иде».
Урманчиев Тукайның соңгы көннәренә кадәр аның якын дусты һәм фикердәше булып кала. Г. Тукай Клячкин шифаханәсендә дәваланганда Ә. Урманчиев аның янына бик еш килеп йөри. Шагыйрьнең соңгы төнендә дә аны Ә. Урманчиев белән Ш. Әхмәров саклап чыгалар.
Гаиләсе 1910 елда Әхмәт Урманчиев Мәхмүдә исемле укымышлы кызга өйләнә. Мәхмүдә 1893 елда Казанда мулла гаиләсендә туа. Соңрак үзе дә Ф. Аитованың кызлар мәктәбендә балалар укыта. Мәхмүдә Ә. Урманчиевның китап кибетеннән төрле китаплар сатып ала торган була. Шулай танышып китәләр һәм гаилә коралар.
Искәрмәләр
Чыганаклар Л.Ә. Медведева. Ә. УРМАНЧИЕВ ҺӘМ Г. ТУКАЙ. Фәнни Татарстан. 2021. № 1.
Төркем:Баш редакторлар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татар наширләре Төркем:Касыйм өязендә туганнар Төркем:Мөхәррирләр