Моң — татар һәм өлешчә башкорт музыка мәдәниятендәге төп эстетик категорияләрнең берсе. Ул милли музыкаль яңгырашның үзенчәлеген, башкару осталыгын һәм сәнгатьчә фикерләүне чагылдыра.
Тасвирлама Музыка белемендә моң төшенчәсе киң һәм тар мәгънәләрдә кулланыла.Бахтияри Ф. Ф. ‘‘Вокальные и вокально-инструментальные традиции татар и башкир в современных социокультурных условиях’’. С. 118-119
Киң мәгънәсендә моң — традицион музыканың милли үзенчәлеген, башкаручының осталыгын һәм рухи-эмоциональ дөньясын чагылдыручы эстетик сыйфат. Ул башкаручыга музыкаль әсәрнең эчтәлеген, хис-тойгыларын һәм милли үзенчәлекләрен тирән итеп җиткерергә мөмкинлек бирә.
Тар мәгънәсендә моң татар һәм башкорт музыкасының аерым яңгыраш үзенчәлекләрен аңлата. Моңга ия тавыш гадәттә җиңел, иркен, сузылмалы, якты тембрлы булып кабул ителә; кайбер очракларда аңа көнчыгыш музыкасына хас интонацион төсмерләр дә бәйләп аңлатыла.
Моң аеруча озын көй, мөнәҗәт, шулай ук башка вокаль традицияләрдә әһәмиятле урын алып тора. Татар һәм башкорт мәдәниятендә башкаручының осталыгы еш кына нәкъ менә «моңлы» башкару сәләте белән бәяләнә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сайдашева З. Н. Татарская музыка: история и современность / М-во культуры РТ [и др.]. - Казань : Идел-Пресс, 2008. - 207с.
Бахтияри Ф. Ф. ‘‘Вокальные и вокально-инструментальные традиции татар и башкир в современных социокультурных условиях’’. Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.
Төркем:Татар музыкасы