Фирүзә Аллаярова, Фирүзә Мирхәт кызы Аллаярова, сәхнә псевдонимы — Фирүзә Париж (; 1977 ел, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Баймак районы, Колчура) — эстрада җырчысы, драма артисты, 1997—2000 елларда Сибай дәүләт башкорт драма театры, аннары — Сибай филармониясе, 2001—2016 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).
Тәрҗемәи хәле 1977 елда Башкортстан АССР Баймак районы Колчура авылында дүрт балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Мирхәт колхозда механизатор булып, әнисе Флүрә (Туйсина) 40 елдан артык мәдәният йортында директор булып эшләгән. Беренче тапкыр Фирүзә сәхнәгә 3 яшендә чыккан. Колчура урта мәктәбен тәмамлагач, 1993—1997 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында белем алган (педагоглары , , З. Хөсәенова).
1997—2000 елларда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында, аннары — Сибай филармониясендә эшләгән.
1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм Парижга кадәр барып җиткән бабасы хөрмәтенә карт атасына кушылган исемне иҗади тәхәллүс итеп алган — Фирүзә ПарижФирүзә Париж: «Рок белән башкорт сәхнәсен гаҗәпләндердем» (ИНТЕРВЬЮ).
2001 елда Уфага күчеп килгән һәм Башкортстан радиотелекомпаниясендә эшли башлаган («Сәлам» тапшыруын алып барган). М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына «Нәркәс» (Илшат Йомаголов әсәре, режиссер Мәскәүдән Илдар Гыйләҗев) спектакленә төп роль Нәркәсне башкару өчен чакырылган (Тимерхан ролендә Азат Җиһаншин). Әлеге рольдә 13 ел уйнаган.
2001 елдан 2016 елның ахырына кадәр Гафури театрында эшләгән, җыр сәнгатенә китәргә теләү сәбәпле, 2017 елда театрдан киткән, Башкортстан район-шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясаган.
Башкортстанда инглиз телен, Германиядә яшәгәндә немец телен, Польшада поляк телен, Испаниядә аралашу аша испан телен өйрәнгәнФируза Париж нашла счастье в Испании: «Мы уже два года вместе». Взгляд из Казани в Дзен, 25.01.2025.
2021 елдан бер ел Польшада яшәгән, хәзер Севильядә (Андалусия, Испания) яши Гөлназ Хәбибуллина. Фирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә». Интертат, 24.01.2025.
Репертуар Башкорт, татар, казакъ композиторлары җырларын башкара. , Азат Җиһаншин, Раил Өметбаев һ.б. җырчы артистлар белән, шулай ук әнисе Флүрә Туйсина белән дә («Әрем исе») дуэтлар яздырган. «Хисләр», «Күзләремә-күзләрең», «Ай-һай, сулары» җырлары «Туган тел», «Юлдаш» каналлары хит-парадларының беренче урыннарында барган. 2014 елдан Татарстан сәхнәсенә дә чыккан, автор-башкаручы Гүзәлия белән бергә эшләгән. Альбомнары «Мәхәббәтле дәрья» «Хистәр»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 — «Аманат» республика конкурсы җиңүчесе 1997 — «Йәшлек-шоу» республика конкурсы җиңүчесе 1997 — «Урал моңы» Халыкара төрки яшьләр конкурс-фестивале дипломанты 2002 — «Актер җыры» конкурсының 1нче дәрәҗә лауреаты 2014 — Башкортстан Республикасының атказанган артисты 2017 — ТМТV премиясеГөлназ Хәбибуллина. Фирүзә Париж: «Татарча җырлау миңа яңа офыклар ачты». Интертат, 4.01.2021
Шәхси тормышы Уфа дәүләт сәнгать институтында укыганда кияүгә чыккан (беренче ире, аерылгач, вафат булган). Беренче никахыннан туган кызы Нәркәс Казанда яши, кияүдә (ире — хәрби, подполковник, СВОда). 25 яшендә икенче тапкыр кияүгә чыккан. Икенче никахыннан туган улы Кинья, студент, Уфада, әтисе янәшәсендә яши. Испаниядә Фирүзә өченче ире (юрист) белән тораФирүзә Париж Испаниядә тиң ярын тапкан: «Без инде ике ел бергә». Интертат, 24.01.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар «Менә ул бәхет» - Испаниядә яшәүче җырчы Фирүзә Париж туган якларына кайткан. Интертат, 27.06.2026 Гөлшат Мингазова. Фирүзә Париж: «Рок белән башкорт сәхнәсен гаҗәпләндердем». gongtv.ru, 27.12.2016 Фирүзә Парижның кайбер җырлары Лейла Аралбаева. Героиня рубрики «Земляки» ― актриса, певица и блогер Фируза Париж. Башинформ, 5.07.2026
Төркем:Шәхесләр:Сибай театры Төркем:Гафури театры актерлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Башкорт җырчылары