Артур Хәкимов, Артур Илгиз улы Хәкимов (Артур Илгизович Хакимов; 2002 елның 18 декабре, РФ, Удмуртия, Ижау) ― спортчы (көрәш), тренер-укытучы, билбаулы көрәш буенча дөнья (2024, 2025), Россия һәм БРИКС-2024 уеннары чемпионы. Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2024).

Тәрҗемәи хәле 2002 елның 18 декабрендә Ижауда туганХакимов Артур Илгизович. Сведения о проводящихся выборах и референдумах. Сембер өлкәсе Чардаклы районы Янганай авылында үскән Дарья Косаринова. Из сельского зала на международный пьедестал. Как самбо сделало чемпионом батыра из Ульяновска. 73online.ru, 30.08.2024Зөлфия Шәвәлиева. Дөнья чемпионы Артур Хәкимов Ульяновск өлкәсендә татар көрәше турында сөйләде. Татар-информ, 22.07.2025.

Урта һөнәри уку йортын «Радиоэлектрон техникага техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау (тармаклар буенча)» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе — «Техник». Сембер дәүләт техник университетында белем алган.

Кече яшьтән авылда спорт залында шөгыльләнгән. Беренче тренеры — Рөстәм Мәһди улы Карипов (2022 елда вафат) Артур Хакимов стал чемпионом мира. privprav73.ru, 26.05.2025. 2017 елда Стәрлетамакта узган юниорлар арасында Россия беренчелегендә 3нче урын алган.

Сембернең Идел аръягы районында урнашкан Россия Герое Дмитрий Разумовский исемендәге спорт мәктәбендәМуниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования спортивная школа имени Дмитрия Александровича Разумовского (тренеры Артем Владимирович Филатов, шәһәр самбо федерациясе президенты) һәм «Самбо 73» спорт мәктәбендә (самбо буенча тренеры Александр Кошкин) тәрбияләнгән көрәшче Артур Хакимов - дөнья чемпионы. «Өмет», 01.07.2025.

2025 елда Сембер өлкәсенең «Булгарская застава» агротуристик тарихи-мәдәни комплексында 8000нән артык кунак (өлкә губернаторы Алексей Русских та) катнашкан «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында көрәш буенча мастер-класс күрсәткән, кунакларны милли спорт төре барлыкка килү тарихы белән таныштырган һәм үзенең спорт тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

2022 елда «Башкала мәгариф технологияләре үзәге» () ҖЧҖендә «физик культура һәм спорт буенча тренерлык эшчәнлеген оештыру» юнәлеше буенча яңадан һөнәри әзерлек программасын узган. Шуннан соң «Тренер» квалификациясе алганХакимов Артур Илгизович. ОГБУ ДО «Спортивная школа единоборств» г. Ульяновск. Чардаклы эшчеләр бистәсендә «Самбо-73» спорт клубына нигез салган. Туган авылы Янганайда Мәдәният йортындагы түгәрәктә ~30 баланы самбо һәм көрәш серләренә өйрәтә. Кыска гына вакыт эчендә ул яшүсмерләр арасында самбо һәм көрәш буенча өлкә һәм Россия беренчелекләрендә уннан артык җиңүче һәм призер тәрбияләгән. 2025 һәм 2026 елларда ул якташы һәм дусты Рөстәм Фаткуллинга Мәскәүдә узган Дөнья Кубогында ярдәм иткәнХакимов Артур Илгизович. Sambo-73.Cherdakly.

2023 елдан Сембер өлкәсенең Чардаклы районы «Чардаклы шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең бишенче чакырылыш депутаты.

2024 елның маенда шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән (эшчәнлегенең төп төре — мебель һәм көнкүреш әйберләрен ваклап сату)ИП Хакимов Артур Илгизович.

Спортта уңышлары 2024 ― көрәш буенча ярышлар ― 65 кг үлчәү авырлыгында җиңүче (тренеры Артем Филатов)Артур Хакимов - Чемпион Игр БРИКС-2024 по поясной борьбе корэш. Народы Ульяновской области, 30.08.2024 2025 ― II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары (Яңа Чабаксар, Чуашстан) ― милли көрәш буенча ярышларда 75 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүчеСергей Титов/ Ульяновец завоевал золото на Всемирных играх национальных единоборств. kommersant.ru, 12.10.2025 2025 ― көрәш буенча Россия чемпионаты ― 70 кг үлчәү авырлыгында җиңүче 2025 ― Федераль Сабан туе (Якутск) батыры ― 70 кг үлчәү авырлыгында финалда Илдус Камаловны җиңгән Ульяновский спортсмен Артур Хакимов одержал блистательную победу на Всероссийских соревнованиях по борьбе Корэш. ГТРК «ВОЛГА» Ульяновск, 23.06.2025 2025 ― көрәш буенча XV дөнья чемпионаты (Казан, Россия) ― 70 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеУльяновский батыр взял золото в Казани. ulpravda.ru, 13.07.2025. Спортчы ярымфиналда дөнья чемпионы Ислам Фәләхов (4:1, Ислам Фәләхов, кулын сындырып, көрәшне туктатырга мәҗбүр булган), финалда Үзбәкстан көрәшчесе (7:6) белән көрәшкәнРоссиянин выиграл чемпионат мира по поясной борьбе. «Вечерняя Москва», 01.7.2025 2025 ― көрәш һәм билбаулы көрәш буенча 7 ил спортсменнары катнашында узган халыкара ярышлар (Баку, Азәрбайҗан) ― үз авырлык категориясендә (75 кг га кадәр) җиңүчеАндрей Васильев. Ульяновский спортсмен Артур Хакимов завоевал золото на международном турнире по борьбе корэш в Баку. kommersant.ru, 18.11.2025 2026 ― көрәш буенча LV Россия чемпионаты (Казан) ― 70 кг үлчәү авырлыгында 3нче урынУльяновец привез на родину бронзу чемпионата по корэшу. МК Ульяновск, 20.04.2026 (әлеге үлчәү авырлыгында Илдус Камалов җиңгән). 2026 ― Сембер Сабан туе батыры13.06.2026 Сабантуй в Ульяновске Хакимов Артур. ya.ru/video, 00:00:29 2026 ― «Дуслык кубогы халыкара турниры (Нәманган, Үзбәкстан) ― көрәш буенча ярышларда алтын медаль Ульяновец Артур Хакимов выиграл международный турнир по корэш в Узбекистане. АиФ Ульяновск, 03.06.2026

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат 2022 ― көрәш буенча Россиянең спорт мастерыХакимов Артур Илгизович - мастер спорта России. msrfinfo.ru 2024 ― көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Хакимов Артур Илгизович - мастер спорта России международного класса. msrfinfo.ru

Искәрмәләр

Сылтамалар Ульяновский спортсмен Артур Хакимов одержал блистательную победу на Всероссийских соревнованиях по борьбе Корэш. Видео от ГТРК ВОЛГА, 00:1:43 Артур Хакимов (г. Ульяновск) Чемпион Брикс. Видео, 00:06:59 Хакимов Артур Илгизович. ОГБУ ДО «Спортивная школа единоборств» г. Ульяновск «Город в лицах». Интервью Марии Наркабыловой с Артуром Хакимовым, 23.07.2025. VK Видео, 00:32:40

Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Сембер дәүләт техник университетын тәмамлаучылар