Айнур Сыртаев, Айнур Ришат улы Сыртаев (Айнур Ришатович Сыртаев, 1994 елның 20 апреле, РФ, БР, Туймазы районы, Райман) — спортчы (авыр үлчәүдә көрәшче), тренер, билбаулы көрәш буенча Башкортстан, Россия һәм дөнья чемпионы, ШОС һәм БРИКС илләре спорт уеннары җиңүчесе, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2020).
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 20 апрелендә Туймазы районы Райман авылында туган Новый учебный год в Башкирии: «Борьба в школах». mkset.ru, 4.09.2019 Туймазинец - лучший корэшист планеты. Туймазинский Вестник, № 72 от 23.06.2018. Әтисе Ришат көрәш буенча тренер булып эшли, әнисе, гаиләдә абыйсы бар. Мәктәпне Туймазы районы Райман авылында тәмамлаган.
Алты яшендә әтисе-тренер аны беренче тапкыр Сабан туена алып килгән. Үзен тулысынча көрәшкә багышлаганчы, Айнур бокс һәм дзюдо белән шөгыльләнгән. Көрәш белән 2011 елда гына мавыгып киткән. Унынчы сыйныфта «Батыр» спорт клубына тренер СССР спорт мастеры Рамил Нәүширвановка язылган. Бер елдан тренеры билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Ринат Радик улы Еникеев (1984 елгы) булган.
Хәрби хезмәтне физик әзерлек буенча инструкторлар взводында үткән. Башта тормышын спортка багышларга уйламаган Айнурга армиядә хезмәт итү борылыш моменты булган: ярты ел дәвамында аның физик күрсәткечләре һәм спорт күрсәткечләре сизелерлек яхшырган, армиядән соң ул актив чыгыш ясый башлаган.
Туймазы индустриаль көллиятен тәмамлаганнан соңВстреча студентов Туймазинского индустриального колледжа с чемпионом мира. ГАПОУ «Туймазинский индустриальный колледж», 12.02.2020, Башкорт дәүләт аграр университетының агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультетында укыганМария Соловьева. Студент Башкирского ГАУ Айнур Сыртаев – чемпион мира по борьбе куреш. sterlegrad.ru, 20.06.2018. Икенче югары белемне () алган һәм тренерлык эшенә күчкән: «Туймазы-Арена» УСЛКның 2нче спорт мәктәбендә спорт буенча инструктор булып эшли.
Көрәш белән шөгыльләнү елларында Сабан туйларында 30дан артык тапкыр баш батыр калганГөлназ Шәйхетдинова. «Форум спортты үҫтереү өсөн киң мөмкинлектәр аса». «Йәшлек», 17.10.2024.
Татарстанда үткән турнирларда ул Чистай районы өчен чыгыш ясаганЭнҗе Габдуллина. Татар батыры Айнур Сыртаев: «Башкортстанда көрәш ике тапкыр азрак үсеш алган». Интертат.
Соңгы елларда нигездә 130 кг үлчәү категориясендә чыгыш ясаган.
Спортта уңышлары 2015 — ир-атлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан чемпионатында 90 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урын Поздравляем Сыртаева Айнура! tit-rb.ru. 2015 — билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогының көмеш призеры. 2017 — «Урал кубогы» Бөтенроссия турнирында (Көңгер) — җиңүчеФәрит Салихов''. ''ar-b-ya-bir-4877545 «Урал кубогы»: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә. Интертат, 14.11.2017. 2018 — билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты (Зәй, Татарстан) — 100 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын В Заинске завершился Чемпионат России по борьбе на поясах. Заинский муниципальный район, 8.10.2018. 2018 — билбаулы көрәш буенча XVI дөнья чемпионатының (Казан, Россия) бронза призеры. 2018 — көрәш буенча дөнья чемпионы. 100 кг га кадәр авырлык категориясендә финалда Казакъстан көрәшчесен җиңгәнГульфия Акулова. Айнур Сыртаев из Башкирии стал чемпионом мира по борьбе куреш. Башинформ, 19.06.2018. 2019, 2020 — «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең бронза призерыСыртаев Айнур Ришатович. gongtv.ru, 11.05.2020Гөлнар Гарифуллина. «Манзара-2020»: Хабиб&Конор алышының татар варианты — Муса&Раил көрәше. Интертат, 19.01.2020. 2020 — көрәш буенча Россия чемпионаты (Казан) — 100 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын (1нче урын Раил Нургалиевта)Энҗе Габдуллина. «Башны башка терәп көрәшеп ята торган чор түгел»: Россия чемпионатыннан соң уйланулар. Интертат, 9.12.2020. 2022 — Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ярышлар — 2нче урын (1нче урында Булат Мусин). 2022 — көрәш буенча Башкортстан чемпионыРуслан Хафизов. Лучшие курэшисты республики — на шаранском татами. sharanpro.ru, 23.11.2022. 2022 — көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Татарстан, Россия) — алтын медальСтудент Башкирского ГАУ стал чемпионом мира по борьбе корэш. myseldon.com, 27.06.2022. 2022, 2025 — Туймазы Сабан туе баш батыры Эмиль Мусин. В Туймазах победителем состязаний по борьбе кореш стал чемпион мира. Туймазинский вестник, 11.06.2022Эмиль Мусин. В Туймазах чемпионом сабантуя стал непобедимый борец Айнур Сыртаев. Туймазинский вестник, 14.06.2025. 2023 – көрәш буенча Россия чемпионаты (Казан, «Ак Барс» көрәш сарае) — 115 кг үлчәү авырлыгында 2нче урынВо Дворце единоборств «Ак Барс» завершился чемпионат России по корэш. Министерство спорта Республики Татарстан, 26.11.2023 2023 ― Чистай Сабан туеның абсолют батырыПолина Карташова. Абсолютным батыром Сабантуя-2023 стал Айнур Сыртаев. chistopol-rt.ru, 10.06.2023. 2024 – БРИКС илләре (Казан) 100 кг артык авырлык категориясендә билбаулы көрәш буенча алтын медаль яулаганГюзель Хамидуллина. Борцы из Туймазов участвовали в играх стран БРИКС. Туймазинский вестник, 23.06.2024. Европа чемпионаты дәрәҗәсендәге чарада беренче урын өчен спортчылар 250 мең сум алган В Башкортостане победители Игр БРИКС получат по 250 тыс. рублей. Sobaka.ru, 2.07.2024. 2024 ― көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты ― 115 кг авырлыкта 3нче урын (Марат Миначев белән бүлешә)Казанда корэш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, 7.03.2024. 2024 — күчмә халыклар мәдәнияте фестивале (Иглин районы) кысаларында узган көрәш буенча ярышларның абсолют батыры (бүләккә нәселле ат бирелгән)Ляля Мусина. https://tuvest.ru/news/novosti/2024-08-25/znamenityy-koreshist-iz-tuymazov-vyigral-porodistogo-skakuna-3897897 Знаменитый корэшист из Туймазов выиграл породистого скакуна. Туймазинский вестник, 25.08.2024 2024, 2025 — Туймазыда «Чемпионнар балы»нда «Ел спортчысы» дип аталган Ляля Мусина. В Туймазах прошел Бал чемпионов. Туймазинский вестник, 22.03.2024В Туймазах наградили спорстменов и тренеров. Подслушано Туймазы Вконтакте, 12.03.2025. 2025, 2026 — Уфа администрациясе Кубогына көрәш буенча ачык турнир җиңүчесе (2025 елда җиңүчегә 100 мең сумлык сертификат, тәкә һәм мотоцикл, 2026 елда 50 мең сумлык сертификат, квадроцикл тапшырылган)Гульфия Акулова. Победителем турнира по корэш стал Айнур Сыртаев из Туймазинского района. Башинформ, 13.06.2025 Айнур Сыртаев взял Кубок Уфы по корэш. ufaved.info, 12.06.2026. 2026 – билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогының (Мәскәү) җиңүчесе (130 кг га кадәр үлчәү авырлыгында)Дмитрий Слезин. Башкирские корешисты выиграли шесть наград Кубка мира 2026. АиФ Уфа, 09.07.2026. 2026 — III Халыкара Иртыш Сабантуеның абсолют батырыIII Международный Иртышский Сабантуй. Федерация Корэш ХМАО-Югры, 12.06.2026 (Югра губернаторы аңа төп бүләкләр — тәкә һәм квадроцикл тапшырган)<ref>Югра мультикультурная: в регионе прошел Международный Иртышский Сабантуй. surgut-news.ru, 8.06.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 — билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастерыПриказ Министерства спорта Российской Федерации № 25- нг от 6.04.2016 2020 — билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Приказ Министерства спорта Российской Федерации № 51 нг от 30.07.2020
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Лилия. Кызы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Сыртаев Айнур Ришатович. gongtv.ru, 5.01.2020 Сыртаев Айнур Ришатович. gongtv.ru, 11.05.2020
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Башкортстан көрәшчеләре Төркем:Башкортстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Урал физик культура университетын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары