Илһам Бибарсов, Илһам Әнвәр улы Бибарсов (Ильхам Анвярович Бибарсов; 1981 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Городище районы, Урта Әләзән) ― ислам дине әһеле, Пермь җәмигъ мәчете имам-хатыйбы (2005 елдан), Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составында эшләүче үзәкләштерелгән дини оешма Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте (Пермь мөхтәсибәте) рәисе (2013 елдан), баш имам-мөхтәсиб (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1981 елның 1 гыйнварындаПоздравление Ильхаму Бибарсову с днем рождения. muslim.ru, 1.01.202 1 Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында туган. Мөфти Мөкаддәс Бибарсовның ерак кардәше. Городище районы бистәсенең 1нче урта мәктәбендә белем алган, аны 2000 елда бетергәнПредседатель ДУМ ПК. islamperm.ru, 1.01.2006.

2007 елда Казанда «имам-хатыйб, гарәп теле һәм Коръән фәннәре укытучысы» белгечлеге буенча Россия ислам университетының теология факультетын, бер үк вакытта (читтән торып) «гарәп теле укытучысы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын (2011 елдан КФУның бер өлеше) тәмамлаганИльхам Бибарсов. Business Class. 2019 елда Болгар ислам академиясендә белем күтәрү курсларында булган. 2024 елда Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университетының Психология институтында магистратура тәмамлаган Ильхам Бибарсов Вконтакте.

Хезмәт юлы 2005 елдан ― Пермь җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. 2006 елдан Пермьнең 1нче санлы кадет мәктәбендә Ислам нигезләрен укыткан.

2006 елдан бирле Пермьнән хаҗга баруны оештыру белән шөгыльләнә.

2011 елдан 2013 елга кадәр ― Пермь крае мөселманнарының үзәкләштерелгән дини идарәсе () рәисе (мөфти) вазифаларын башкаручы.

2013 елдан ― Пермь шәһәренең Җәмигъ мәчете каршындагы мөселманнарның Пермь дини җәмгыяте җирле дини оешмасы () рәисе.

2013 елның 11 февралендә Пермь крае мөселманнарының үзәкләштерелгән дини идарәсенең чираттан тыш корылтаенда дини оешма исеме Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте итеп алыштырылган, оешманың яңа рәисе һәм имам-мөхтәсиб итеп Пермь җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илһам Әнвәр улы Бибарсов сайланганЦРО Духовное управление мусульман Пермского края (Пермский мухтасибат). Мусульмане России.

2013 елдан ― имам-мөхтәсиб, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, 2020 елдан ― Баш имам-мөхтәсибИльхам Бибарсов: я буду работать ради довольства Всевышнего, чтобы оправдать доверие, которое оказали мне мусульмане Пермского края. dumrf.ru.

Пермь мөхтәсибәте «Ислам в Пермском крае» газетасын, «Искренность» журналын чыгара.

2015 елдан ― «Пермь ислам көллияте» җирле мөселман дини оешмасы директоры.

2023 елның 16 мартында Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең (Пермь мөхтәсибәте) Пермьдә узган чираттагы V съездында И. Бибарсов яңа срокка дини оешманың рәисе итеп сайланганВ Перми прошел V Съезд Духовного управления мусульман Пермского края (Пермский мухтасибат). Уполномоченный по правам человека в Пермском крае, 16.03.2023.

Җәмәгать эшчәнлеге 2015 елдан ― Пермь шәһәр Думасы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советы президиумы әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале 2023 ― «Пермь даны һәм үсеше өчен» юбилей медале (Пермьнең 300 еллыгына гамәлгә куелган)Председатель ДУМ Пермского края Ильхам Бибарсов награждён памятной медалью. islamperm.ru, 24.04.2023

Шәхси тормышы Гаиләле. Бер кыз һәм ике ул тәрбиялиБибарсов Ильхам Анвярович. ДУМ ПК. Ике тапкыр хаҗ кылган (2011, 2016). Гарәп телен белә. Журналларда мәкаләләре басыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Бибарсов Ильхам Анвярович. dumrf.ru Ильхам Бибарсов: я буду работать ради довольства Всевышнего, чтобы оправдать доверие, которое оказали мне мусульмане Пермского края. «Ислам минбаре», № 3 (209), март, 2013 г.

Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Имамнар Төркем:Пермь крае мөфтиләре Төркем:Россия ислам институтын (Казан) тәмамлаучылар Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:ПермьДПУ тәмамлаучылар