Хәмзә Исмәгыйль улы Янаев (1924 елның 2 июне — 1997 елның 4 ноябре) — Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия ефрейторы.Онлайн — энциклопедия Tatarica.

Биографиясе Янаев Хәмзә Исмәгыйль улы 1924 елда хәзерге Пенза өлкәсе Каменка районында урнашкан Ятмис исемле татар авылында мулла гаиләсендә туган.Александр Бахмутов Сила мусульманских традиций сайт IslamNews.Ru 05.05.2010 Милләте буенча татар. Башлангыч белем алган һәм тракторчы булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышында катнашу 1942 елның августында Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла һәм 1943 елның июнендә Бөек Ватан сугышы фронтына килә. 80-нче аерым мотоцикл батальонында (5-нче гвардия танк корпусы, 38-нче армия, 1-нче Украина фронты) пулеметчы булып хезмәт иткән.

1943 елның ноябрендә Киев өлкәсендә шәхсән өч нацист солдатын үтерә һәм дошман блиндажында берсен әсирлеккә ала.

1944 елның 19 гыйнварында Рызино, Кобыляки (Украина) районнарында разведка төркеме составында дошман сызыгы артында кыйммәтле разведка мәгълүматлары җыюга ирешә. 1944 елның 1 мартындагы боерык белән сугышта күрсәткән батырлыгы өчен гвардия ефрейторы Янаев Хәмзия Исмәгыйль улы 3-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 20 мартында, Вена шәһәре өчен сугыш вакытында, гвардия ефрейторы Янаев дошман яшеренгән йортка беренче булып бәреп керә һәм берничә җәяүле солдатны пулемет уты һәм гранаталар белән үтерә. 1945 елның 31 маендагы боерык белән гвардия ефрейторы Янаев Хәмзә Исмәгыйль улы 2-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 28422).

1945 елның 19 апрелендә Хагенберг (Австрия) авылы янында мотоциклчылар отряды командиры Янаев гранаталар белән танкны бәреп төшерә, дошманның контрһөҗүмен кире кага. 1945 елның 24 апрелендә Брно тирәсендә Янаев шәхсән сигез нацистны үтерә һәм берсен әсирлеккә ала.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән аңа 3-нче дәрәҗә Дан ордены бирелә, ә 1962 елның 23 сентябрендә ул яңадан 1-нче дәрәҗә Дан ордены (№ 2970) белән бүләкләнә һәм Дан орденының тулы кавалеры була.

Сугыштан соңгы еллар 1945 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Янаев Хәмзә Исмәгыйль улы демобилизацияләнә. Каменка шәһәренә күченә, балта остасы һәм сатып алу белгече булып эшли.

1997 елда үлә,туган авылында җирләнә.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Дан ордены (01.03.1944) II дәрәҗә Дан ордены (31.05.1945) 1 нче дәрәҗә Дан ордены (23.09.1962) 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены Медальләр

Хәтер

Герой яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылган.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Төркем:Дан орденының тулы кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1997 елда вафатлар Төркем:4 ноябрь көнне вафатлар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:2 июнь көнне туганнар