Гражданның хокуклары — бу дәүләт тарафыннан кабул ителгән һәм якланган кеше хокуклары. Бу төшенчә гражданлык төшенчәсе белән тыгыз бәйле, ә кеше хокуклары ниндидер дәүләткә керү белән бәйле түгел. Билгеләнгәнчә, гражданлыксыз кешеләр һәм чит ил кешеләре дә гражданлык хокуклары түгәрәгеннән файдалана ала (эш хокукы, белем алу хокукы һәм башкалар (б.ч.), ләкин гражданнарда аерым характердагы өстенлекле хокуклар бар: сайлау һәм сайлану хокукы, билгеле дәүләт вазифаларын алу хокукы, эшчәнлекнең билгеле төрләре белән шөгыльләнү хокукы һәм башкалар).

Кеше хокуклары һәм граждан хокуклары аермалары беренче тапкыр 1776 елның бәйсезлек декларациясендә, 1789 елның хокуклар турындагы Биллесендә (АКШ) һәм 1789 елның кеше һәм граждан хокукларын яклау декларациясендә билгеләнә һәм ныгытыла (Франция).

Граждан хокуклары затка фәкать аның гражданлыгына карап беркетелгән хокукларны гына үз эченә ала. Шулай итеп, теге яки бу дәүләтнең һәр гражданы гомум-танылган кеше хокукларына кертелгән хокукларның бөтен комплексына һәм, шуңа өстәп, әлеге дәүләттә танылган барлык граждан хокукларына ия.

Гражданнарының гына үзенең дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокукы бар. Бу гражданнарның референдумнарда һәм сайлауларда катнашу, дәүләт хакимияте органнарына сайланырга хокукын күздә тота. Гражданнар гына депутат, судья, прокурор, тикшерүче, милиция органнары, дәүләт куркынычсызлыгы, таможня хезмәте хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәр, диңгез кораблары һәм һава суднолары капитаны, дипкурьер була ала, гражданнар гына ил президенты итеп сайлана, дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләр белән эш итә ала.

Кеше хокукларын тәэмин итү буенча йөкләмәләр кабул итеп, дәүләт шул ук вакытта аңардан юридик нормаларда беркетелгән стандартларга туры килүче тәртибен дә таләп итәргә хокуклы. Шуңа дәүләт индивидларга үз таләпләрен бурычлар системасы аша формалаштыра, аларның үтәлеше өчен юридик җаваплылык чаралары билгели.

РФ гражданы хокукый статусын аңлауга аның кайбер конституциячел бурычларын җентекләп карау ярдәм итәр. Аерым алганда, Конституциядә Ватанны саклау РФ гражданының бурычы булып тора дип күрсәтелгән (59 статья).

Граждан хокукларының күпчелек өлеше кеше белән дәүләт арасындагы үзара мөнәсәбәт өлкәсен үз эченә ала, анда граждан статусын тиешле дәүләт гражданлыгы институты билгели.

Моны да карагыз

Кеше хокуклары

Искәрмәләр

Төркем:Конституцион хокук