2К (инглиз. 2K) — Новатода, Калифорниядә урнашкан АКШ санак уеннары чыгаручысы. Ширкәт Take-Two Interactive бүлендек ширкәте буларак 2005 елның гыйнварында 2К Геймз (2K Games) һәм 2К Спортс (2K Sports) астындагы брендлар аша нигезләнде. Яңа бренд Take-Two'га караган берничә студияләр белшәлтерде, шул исәптән әүвәлге көнне сатып алынган Visual Concepts һәм Kush Games. Башта 2К Нью-Йоркта урнашты, әмма 2007 елда Новатога күченде. 2К Плей (2K Play) исемле өченче бренд 2007 елның сентябрендә өстәлде. 2К Дэвид Исмэйлер (президент(инглиз.); инглиз. David Ismailer) һәм Фил Диксон (баш башкарма директор(инглиз.); Phil Dixon) тарафыннан контрольдә тотыла. Ул Петалумада (Калифорниядә) урнашкан хәрәкәтне алу(инглиз.) студиясен контрольдә тота.

Студияләр

Кирклендтагы (Вашингтон, АКШ) Кэт Дэдди Геймз (ингл. Cat Daddy Games); 1996 елда нигезләнгән, 2003 елда сатып алынган. Новатода (Калифорния, АКШ), Брнода һәм Прагада (Чехия) һәм Брайтонда (Англия) урнашкан Ангар 13; 2014 елда нигезләнгән.

Эшчәнлеген туктаган студияләр

Брнодагы (Чехия) 2К Чех; 1997 елда нигезләнгән, 2008 елда сатып алынган, 2017 елда Ангар 13 белән берләшкән.

Искәрмәләр