Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы «Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы турында» Татарстан Республикасы Рәисе Указы № 356 01.05.2026 (, ) — 2026 елның 1 августыннан Татарстан Республикасында эшли башлаган платформа. Электрон мактау тактасы җәмгыятьтә хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
Тарих Электрон мактау тактасын 2026 елның 1 маендагы указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов гамәлгә куйган Указ Раиса Республики Татарстан от 01.05.2026 № 356. Официальное опубликование правовых актов. Электрон мактау тактасы гражданнарның һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтен, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешен җәмәгатькә таныту максатыннан булдырылган.
2026 елның 1 августына Платформада республиканың төрле тармакларында хезмәт куючы 15 290 лаеклы белгеч турында мәгълүмат урнаштырылган. Электрон мактау тактасында 4800дән артык предприятие үз лауреатларын тәкъдим иткән. Актив рәвештә проектта оборона-сәнәгать комплексы, эшкәртү сәнәгате, нефть тармагы, транспорт, юл төзелеше, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгариф, социаль яклау һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашкан.
Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кандидатларны үз хезмәт коллективлары, профсоюз оешмалары тәкъдим иткән. Кемнәрнедер җирле җәмәгатьчелек, профсоюзлар тәкъдим иткән, ә кайбер очракларда, мәсәлән, тәрбиячеләрне яки укытучыларны ата-аналар җәмәгатьчелеге тәкъдим иткән.
Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы русча эшли, аның татарча варианты да бар. Сайттагы мәгълүматны русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә ясалма фәһем кулланылган.
Максатлары, бурычлары Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән, дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, җәмәгать һәм башка өлкәләрдә Татарстан Республикасының икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә юнәлдерелгән алдынгы нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарның хезмәтләрен җәмәгатькә таныту максатыннан булдырылган. предприятияләрдә иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү, аларның исемнәрен мактау такталарына урнаштыру традициясен заманча цифрлы мохиткә күчерү; электрон мактау тактасы аша җәмгыятьтә хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү; лаеклы хезмәткәрләр турында истәлекне саклап калу һәм яшьләр өчен дә үрнәк һәм юнәлеш формалаштыру; «предприятиеләрдә хезмәтнең кадере бар, намуслы хезмәт хөрмәт ителә һәм югары бәяләнә» дигән фикерне ныгыту; шул рәвешле хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү һәм, әлбәттә, җитештерү өлкәсенә яңа кадрлар җәлеп итүгә дә ярдәм итү.
Проектны гамәлгә ашыручылар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (министр Эльмира Зарипова), Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы (министр Илья Начвин), Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (министр Олег Коробченко). Мактау тактасына кандидатларны Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, хакимият һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тәкъдим итәРустам Минниханов учредил Электронную доску почета Республики Татарстан. Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан, 4.05.2026.
Платформа ел саен яңартыла һәм тәүлек әйләнәсендә һәркем өчен дә ачык була.
Платформа «Работа в России», «Забота», «Забота о своих», Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы сайтлары белән дә интеграцияләнгән.
Мактау тактасына кертү өчен төп критерийлар кимендә 3 ел хезмәт стажы; һөнәри казанышлар булу; остазлык эшчәнлеге алып бару; дисциплинар шелтәләре булмавы; республиканың социаль-икътисади үсешенә шәхси өлеш кертүМинниханов: в Татарстане появилась Электронная доска почета. «Республика Татарстан», 05.08.2026.
Май аенда кандидатларны тәкъдим итү башлана. Башта кандидат хезмәт коллективы эчендә тәкъдим ителә. Һәм аның турында фикер алышу үткәрелә, аннары мәсьәлә муниципаль дәрәҗәдә карала.
Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы лауреатлары Электрон мактау тактасына теркәлгән кеше лауреат дип атала. Лауреатлар — югары профессиональ казанышлары, намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән өчен Электрон мактау тактасына беркетелгән хезмәткәрләр. Тактада шәхси мәгълүматлар турындагы закон таләпләрен исәпкә алып, хезмәткәрләр турында фотосурәтләр һәм кыскача мәгълүмат урнаштырылаВ Татарстане создали электронную доску почета лучших работников. business-gazeta.ru, 4.05.2026. Аларга Мактау тактасына керү турындагы кәгазь таныклык тантаналы рәвештә тапшырыла. Шул ук вакытта һәр кеше үз таныклыгының электрон вариантын сайттан йөкләп алу мөмкинлегенә ия. Таныклыкны лауреатлар дусларына, туганнарына җибәрә, шулай ук үз портфолиосына дә урнаштыра ала. Электрон мактау тактасына кабат тәкъдим итү биш елдан да иртәрәк мөмкин түгел.
Искәрмәләр
Сылтамалар Милена Новикова. «Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбиялибез»: Электрон мактау тактасына кемнәр кертелә? Интертат, 12.08.2026 Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы. Рәсми сайт «Ты заслужил!» — в Татарстане появилась Электронная Доска Почета. «Новые законы РФ 2026» Вконтакте
Төркем:Әлифба буенча бүләкләр Төркем:2026 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы