Эльза Әхмәтова (Әхмәтова Эльза Кадыйр кызы; 25 март 1938 ел, Казан шәһәре) — совет һәм Россия пианиночы, педагог, югары мәктәп эшлеклесе. Профессор (1993), Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976).
Биографиясе Әхмәтова Эльза Кадыйр кызы 1938 елның 25 мартныда Казанда туган. Урта махсус белемне Казанның 2 нче балалар музыка мәктәбендә Е. В. Болдырева классында ала (1952). 1962 елда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен А. С. Леман классы буенча тәмамлый. Шул ук уку йортында 1965нче елда ассистентура-стажировка уза.
Иҗади һәм педагогик эшчәнлек Педагогик эшчәнлеген 1964 елда Казан консерваториясендә башлый. 1986—1991 һәм 1994—1996 елларда «Махсус фортепиано һәм орган» кафедрасы мөдире вазыйфасын били. 1993 елдан — профессор.
Эльза Әхмәтова илле елдан артык музыкаль педагогикага хезмәт итә, шул ук вакытта актив концерт бирүче пианист булып кала. Ул төрле чорлар әсәрләреннән торган программалар белән Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шулай ук Польша һәм Чехословакиядә чыгыш ясый. Иҗатының үзенчәлеге булып татар композиторлары иҗатына зур игътибар бирү тора; ул Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин һәм башка авторларның әсәрләрен даими рәвештә пропагандалый. Аның репертуарында чит ил классикасы (Иоганн Бах, В. А. Моцарт, Сергей Рахманинов) һәм рус романтик музыкасы да мөһим урын алып тора. Әхмәтовага югары башкаручылык мәдәнияте, төрле жанрдагы һәм стильдәге әсәрләрне нечкә аңлап башкару хас. Татарстан композиторларының фортепиано әсәрләре җыентыкларын һәм хрестоматияләрен төзүче галим-педагог.
Аның укучылары арасында халыкара конкурслар лауреатлары, танылган пианистлар һәм педагоглар бар. Ул фортепианода уйнау осталыгын үстерүгә багышланган методик хезмәтләр авторы буларак та билгеле. ТР Радиосы һәм телевидениесендә фонд язмалары бар.
Җәмәгать эшчәнлеге
Идел буе зонасы музыка училищелары педагоглары өчен квалификация күтәрү курсларында (1999), Казан музыка училищесында (2000), Уфа сәнгать институтында (1992, 2002), Саранск музыка училищесында (1996, 2009), Ульяновск музыка училищесында (1994, 1995, 2002), Ижау музыка училищесында (2002), Яр Чаллы сәнгать училищесында (2003, 2005), Әлмәт музыка училищесында (2004) мастер-класслар үткәрә.
Зона пианиночылар конкурсы (Брежнев, 1983), Казан шәһәре балалар музыка мәктәпләренең I Республика пианиночылар конкурсы (Казан, 1983), Казан шәһәре балалар музыка мәктәпләренең II Республика пианиночылар конкурсы (Казан, 1985), Музыка училищелары пианиночылары смотры (Әлмәт, 1986), Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы пианиночылар конкурсы (Казан, 1994), С. Сәйдәшев исемендәге конкурс (Уфа, 1995, 1996), VIII Республика балалар фортепиано һәм камера-инструменталь музыкасы «Энҗеләр» фестивале (Казан, 2002), «Рухият» яшь пианиночылар төбәк фестивале (2004), «Җырлаучы сандугач иле» балалар яшь пианиночылар конкурсы фестивале (2007) жюри рәисе.
Халыкара конкурсларга сайлап алу буенча Бөтенсоюз тыңлауларында жюри әгъзасы
Р. Шуман исемендәге (Цвиккау, 1974, 1989; Лиссабон, 1975) Д. Кабалевский исемендәге конкурс (Куйбышев, 1986; Самара) «Содружество» конкурсы (Казан, 1988, 1989, 1991) «Балалар фортепиано форумы» яшь талантлар конкурсы (Казан, 2002) Н. Җиһанов исемендәге Республика яшь пианиночылар конкурсы (2003) И. С. Бах исемендәге конкурс (Казан, 1998 елдан ел саен) Аттестацияләү буенча эксперт комиссияләре әгъзасы Саранск музыка училищесының фортепиано бүлеге укытучыларын аттестацияләү буенча эксперт комиссияләре әгъзасы (1990), Ижау музыка училищесын (2002) һәм Уфа сәнгать институтын (2003) аттестацияләү комиссиясе әгъзасы.
36 ел дәвамында Казан шәһәре һәм Идел буе төбәге музыка училищеларында, Уфа сәнгать институтында, Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетында Дәүләт аттестация комиссиясе (ДАК) рәисе була.
ТР Энциклопедиясе редколлегиясе әгъзасы (музыка сәнгате буенча).
Төп репертуар Эльза Әхмәтова исәбендә 55-тән артык ялгыз концерт һәм И. Шерман, Н. Рахлин, Р. Элишка (Чехословакия), И. Лапиньш, Р. Мартынов, С. Калагин, Р. Скуратов, А. Тихонов, В. Афанасьев кебек дирижёрлар белән симфоник һәм камера концертларында 65-тән артык чыгыш бар.
Со́ло әсәрләре Бах И. С. — Ре минор сонатасы, Ре минор хроматик фантазия һәм фуга, Италия манерасындагы ария һәм вариацияләр Бах И. С. — Бузони Ф. — Орган хорал прелюдияләре Бетховен Л., Моцарт В., Гайдн Й. — Сонаталар, Фантазияләр Леман А. — 24 прелюдия Прокофьев С. — «Мимолетности» («Күңел кичерешләре») Скрябин А. — 11 прелюдия Шопен Ф. — № 2, 3 сонаталар; Мазуркалар, Вальслар, Экспромтлар, Балладалар Шостакович Д. — 24 прелюдия Шуберт Ф. — Музыкаль моментлар, Экспромтлар, Биюләр; До минор, Ля мажор, Си-бемоль мажор сонаталары Шуман Р. — «Крейслериана», Юмореска, Арабеска, «Балалар күренешләре» Татарстан композиторлары әсәрләре
Фортепиано һәм оркестр өчен әсәрләр Бах И. С. — 2 фортепиано өчен До мажор концерты, 5-нче Бранденбург концерты Бетховен Л. — № 1, 2, 4 концертлар Моцарт В. — Ре минор, Ля мажор, До мажор концертлары; 2 фортепиано өчен Ми-бемоль мажор концерты Сен-Санс К. — «Хайваннар карнавалы» Скрябин А. — Концерт. Фантазия Равель М. — Соль мажор концерты Шопен Ф. — № 1, 2 концертлар Вокаль цикллар (концертмейстер буларак) Шуман Р. — «Шагыйрь мәхәббәте», «Хатын-кыз мәхәббәте һәм тормышы», «Миртлар» С. Рахманинов, П. Чайковский, Ф. Пуленк, Г. Форе, К. Дебюсси, Д. Шостакович романслары һәм җырлары (солистлар: Г. Ластовка, Э. Заляльдинов, Е. Михайлова, Н. Варшавская, Г. Мурзиева).
Мактаулы исемнәр һәм бүләкләре ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976); «Фидакарь хезмәт өчен» медале; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары.
Әдәбият Гобәйдуллина Р. Музыка дөньясында // Азат хатын. 1967. № 1. Тимбикова К. Аның йолдызы // Азат хатын. 1971. № 3.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Пианистлар