«Татарстан» бизнес-кунакханәсе () — Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районында урнашкан өч йолдызлы кунакханә. Ул 14 катлы, алты төрле уңайлык класслы 238 бүлмәле, өч конференц-заллы, «Түгәрәк өстәл» рестораны һәм «Живитель» мунчасыннан тора. Кунакханә бинасында шулай ук «Лилия Абдуллина» исемле кием кибете бар. Кунакханәнең төп максаты — эш сәфәрләренә килгән корпоратив хезмәткәрләрне һәм эшкуарларны торак белән тәэмин итү.

Бина янында җирле тарих музее һәм үзәк шәһәр китапханәсе урнашкан.

Тарихы 1970 елларда, Түбән Кама ГЭСы ачылу һәм Кама автомобиль заводы төзелү белән, Гидростроителләр урамы һәм гомумән шәһәр сизелерлек үсә башлый. Нәтиҗәдә, шәһәр һәм автомобиль заводы төзелешендә катнашкан белгечләр вакытлыча яши алырлык кунакханә төзү зарурлыгы туа. 1972 елда, Казаннан шул ук исемдәге кунакханә проекты нигезендә, Гидростроителләр урамында бина төзелеше башлана. Тантаналы ачылыш 1978 елның 30 апрелендә була.

2002 елда кунакханәнең хуҗасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят «Логос» компанияләр төркемем була.

2007 елдан 2010 елга кадәр бина реставрацияләнә.

2008 елда кунакханә бинасында Европа һәм милли ашларда махсуслашкан «Түгәрәк өстәл» («Круглый стол») рестораны ачыла.

Бүләкләре

2020 елгы Милли кунакханә премияләре: «Иң яхшы „өч йолдызлы“ кунакханә» номинациясе 2018 елгы «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»: «Хезмәтләр» номинациясендә лауреат Россия кунакханәләр ассоциациясе: «Россиядә иң күп бүләкләнгән 3 йолдызлы кунакханә» мактау грамотасы Russian Business Travel & Mice Award 2016: «Иң яхшы төбәк конгресс кунакханәсе» номинациясендә җиңүче Россиянең 2007 елгы иң яхшы 100 продукты: «Кунакханә хезмәтләре» номинациясендә лауреат Россиянең 2013 елгы иң яхшы 100 продукты: «Кунакханә хезмәтләре» номинациясендә лауреат Россиянең 2015 елгы иң яхшы 100 продукты: «Кунакханә хезмәтләре» номинациясендә лауреат Россиянең 2017 елгы иң яхшы 100 продукты: «Эшлекле кунакханә хезмәтләре» номинациясендә дипломант Россиянең 2018 елгы иң яхшы 100 продукты: «Эшлекле кунакханә хезмәтләре» номинациясендә дипломант

Транспорт Кунакханә янында «Татарстан кунакханәсе» дип аталган автобус тукталышы бар, анда 10 нчы автобус белән барып җитәргә мөмкин.

Шулай ук карагыз

Яр Чаллы шәһәре Яр Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее КамАЗ Түбән Кама ГЭСы

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Татарстан» бизнес кунакханәсе сайты Төркем:Яр Чаллы биналары һәм корылмалары Төркем:Татарстан биналары