Барымта - төрки һәм монгол халыкларында йола хокукы нормасы, малны, милекне, шулай ук урланган кызны, ыру яки кабиләнең башка әгъзаларын көч белән кайтару.
Бәхәсне тыныч юл белән хәл итеп булмаган очракта, кимсетү һәм матди зыян өчен үзенчәлекле милек кайтару ысулы булган.
Карымта булдырмас өчен, барымта турында алдан хәбәр җибәрү кабул ителгән була (, ).
Акрынлап мал алып качу максатында оештырылган агрессивлык очракларының бөтенесе дә барымта дип атала башлый.
"Акбүзат", "Бабсак белән Күсәк" һ.б. эпосларда чагылыш тапкан. Шулай ук карагыз Карымта Әманәт Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре
Искәрмәләр
Төркем:Башкортлар