Друхьюлар (Санскрит телендә - द्रुह्यु) Борынгы Һиндстанда Ведик Арийләр кабиләсе булган. Алар Ригведада еш Ану кабиләсе белән бергә искә алына,e.g. RV 1.108.8; 7.18; 8.10.5; 6.46.8. Кайбер иртә галимнәр аларны төньяк-көнбатыш төбәккә урнаштырганнар.Macdonell-Keith, Vedic Index 1912, vol. I p. 395
Һиндстан эпосларында һәм Пураналарында Друхьюларның урынын Һиндстан суб-кыйтгасының Төньяк көнбатыш өлешендә дип күрсәтәләр. Пураник белемнәрдә Дрхьюларның Пәнҗабтан Үзәк Азиягә масштаблы күчеше турында күп әйтелә. Друхью Патшасын Ангараны Пәнҗабтан Икшваку династиясе Патшасы Мандхатри кысрыклап чыгарган дип әйтелә. F. E. Pargiter теориясе буенча Друхью патшасы Гандхара төньяк-көнбатыш Гандхара дәүләтен үз хөрмәтенә исем кушкан. Пураналарда Патша Прачетасның йөз улы Әфганстанның төньяк төбәгендә (удичьяда) төпләнеп "Млеччха"лар (Ведик кануннардан чигенгәннәр) булып китүдән соң бернәрсә дә әйтелми.(Бхагавата 9.23.15–16; Вишну 4.17.5; Вайю 99.11–12; Брахманда 3.74.11–12 һәм Матсья 48.9.). Вишну Пуранада шулай ук Аратта һәм Сетуны Друхьюлар урнашкан урын дип күрсәтә.(Вишну Пурана IV.17)
Асбилгеләмәләр
Искәрмәләр Риг Веда Вишну Пурана Frawley David: The Rig Veda and the History of India, 2001. (Aditya Prakashan), Pargiter, F.E. 1979. Ancient Indian Historical Tradition. New Delhi: Cosmo. Talageri, Shrikant: The Rigveda: A Historical Analysis 2000, ; --Aryan Invasion Theory and Indian Nationalism. 1993.
Төркем:Һинд дине