Колинда Грабар-Китарович (, 1968 елның 29 апреле, ЮСФҖ, Хорватия СҖ, Риека) — Хорватия сәясәтчесе, 2005—2008 елларда Хорватиянең тышкы эшләр һәм Европа интеграциясе министры. 2015 елның 19 февраленнән Хорватия Республикасы президенты ().

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 29 апрелендә Югославиянең Хорватия социалистик республикасы Риека шәһәрендә туган. АКШта инглиз телен өйрәнгән. Загреб университетының сәяси фәннәр факультетында халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе ала. Инглиз, испан, португал телләрен камил белә.

1992 елда сәяси карьерасы башлана: башта Хорватия фән һәм технология министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаментында, соңрак Хорватия тышкы эшләр министрлыгында киңәшче.

1995 елдан Хорватия тышкы эшләр министрлыгының Төньяк Америка департаменты башлыгы.

1997—2000 елларда Хорватиянең Канададагы илчесенең урынбасары.

2003 елның ноябрендә Хорватия парламентына сайлана.

2003 елның декабрендә Хорватиянең Европа интеграциясе министры.

2005 елның февраленнән Хорватия тышкы эшләр министры. Төп бурычы — илне Европа Берлегенә һәм НАТОга якынайту.

2008—2011 елларда Хорватиянең Канададагы илчесе.

2011 елның 4 июленнән БМО Генераль сәркатибенең дипломатия эшләре буенча урынбасары.

2014—2015 елларда узган Хорватия президентын сайлауларның икенче турында илнең гамәлдәге президенты Иво Йосиповичны (), 1 % тан артыграк (50,74 % : 49,26 %) тавыш җыеп, җиңә Кандидат от оппозиции победила действующего президента Хорватии. lenta.ru, 12.01.2015.

2015 елның 19 февраленнән президент вазифаларына керешә. Хорватия тарихында беренче хатын-кыз президент.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Король Томислав ордены Король Петар Крешимир IV ордены Король Дмитар Звонимир ордены Кенәз Трпимир ордены Кенәз Бранимир ордены Кенәз Домагой ордены Никола Шубич Зрински ордены Бан Елачич ордены Анте Старчевич ордены Хорватиянең Таң йолдызы ордены Хорват хачы ордены Хорват өчяфрагы ордены Хорват үрүе ордены

Гаиләсе Ире (1996 елдан) — Яков Китарович. Кызлары Катарина (2001), уллары Лука (2003). Искәрмәләр

Сылтамалар Predsjednica Republike Hrvatske Grabar-Kitarovic: Croatia's first female president. yahoo.com, 12.01.2015

Төркем:Хорватия президентлары Төркем:Хорватия сәясәтчеләре Төркем:Загреб университетын тәмамлаучылар Төркем:Европа хөкемдарлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары Төркем:Мәликә Елена Ордены кавалерлары Төркем:Шәхесләр:Хорватия Төркем:Король Томислав ордены кавалерлары Төркем:Король Петар Крешимир IV ордены кавалерлары Төркем:Король Дмитар Звонимир ордены кавалерлары Төркем:Кенәз Трпимир ордены кавалерлары Төркем:Кенәз Бранимир ордены кавалерлары Төркем:Кенәз Домагой ордены кавалерлары Төркем:Никола Шубич Зрински ордены кавалерлары Төркем:Бан Елачич ордены кавалерлары Төркем:Анте Старчевич ордены кавалерлары Төркем:Хорватиянең Таң йолдызы ордены кавалерлары Төркем:Хорват хачы ордены кавалерлары Төркем:Хорват өчьяфрагы ордены кавалерлары Төркем:Хорват үрүе ордены кавалерлары