Нәфисә Гыйльманова, Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Гыйльманова (1965 елның 24 сентябре, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт) — рәссам, педагог. Рәссамнарның Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы иҗат берләшмәсе әгъзасы (2000 елдан). Үзбәкстан сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рәссамнарның берсе.
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 24 сентябрендә Үзбәк ССР башкаласы Ташкәнттә хезмәткәр гаиләсендә туган. Низами исемендәге Ташкәнт педагогика университетының сәнгать факультетын тәмамлаган (Л. Салпинкиди һәм И. Шаабдуллаев курсы, 1987). Хезмәт юлын 1987 елда үзе тәмамлаган университетның рәсем һәм нәкыш кафедрасында укытучы булып башлый, 1987—1997 елларда шунда эшли. 1991—1992 елларда Санкт-Петербургта И. Е. Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура институтында стажировка үтә. 1997—2002 елларда Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы рәсем һәм гамәли сәнгать лицей-интернатында укыта. Хәзер Ташкәнт архитектура-төзелеш институтының Архитектур мохит дизайны кафедрасы өлкән укытучысы.
Иҗаты
Рәссам нигездә классик натюрморт жанрында эшли. Нидерландлар сынлы сәнгать мәктәбенең «кечкенә голландлылар» жанрындагы натюрморт традицияләрен хөрмәт итә. Борынгы Бохара, Хива, Ташкәнт пейзажын, шәһәр манзараларын, бабалары Ватаны Татарстан табигатен зур җаваплылык белән тасвирлый. 1992 елда Санкт-Петербургта стажировка узган вакыттан график этюдлар да ясый. Кайберләрендә пастель ысулы куллана.
1995 елдан барлык республика күргәзмәләрендә катнаша. Татарстан рәссамнар берлеге оештырган уртак күргәзмәләрдә иң еш катнашучы. 2014 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы уздырган «Алабуга. Гасырлар тирәнлегенә караш» арт-симпозиумында катнаша IX Международный арт-симпозиум по современному искусству на тему «Елабуга. Взгляд в глубь веков». Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы сайты, 24.06.2014.
Шәхси күргәзмәләрен уздыра (Ташкәнт, К. Бекзадның мемориаль музее, 2015 Выставка Нафисы Гильмановой. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 19.10.2015; Алабуга сәнгать галереясе, 2017 һ. б.).
Кайбер хезмәтләре Төркия, Кытай, Алмания һ. б. илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.
Дәреслекләре Композиция в изобразительном искусстве. Nafis. Рисунок. Свет в живописи и цвет Композиция в изобразительном искуссте. Ташкәнт, 2014.
Әдәбият Рәмзия Кашапова. Нәфис хисләр балкышы. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 64нче бит. ISSN 0869-1398 Равшан Фатхуллаев. Нафиса Гильманова: «Отраженный свет большого мира». «San’at», № 1, 2008.
Сылтамалар Художник и преподаватель Нафиса Гильманова. mytashkent.uz, 14.07.2016 Художник Гильманова Нафиса Валиахметовна. Автобиография. Международная галерея современных художников Мой мирдагы шәхси сәхифәсе
Моны да карагыз Картиналарын карарга Nafisa Gilmanova. YouTube (видео, 2:49)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Үзбәкстан рәссамнары Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Үзбәкстан татарлары