Парашива яки Парашив (Санскрит телендә: परशिव, : Paraśiva) Һинд дине Шива Ходаеның өч аспектларының берсе. Шайвизмның төп мәктәпләренең берсе булган Шайва Сиддханта буенча (Шайвизм Һинд динендә 4 төп Сампрадайяларның берсе); Парашива кеше аңлавыннан һәм барлык аттрибутлардан тыш абсолют чынлык. Бу аспектта Ходай Шива вакытсыз, формасыз һәм пространствосыз. Шайвит теологиясендә, Парашива Галәмдә бөтен нәрсәнең чыганагы һәм максаты. Парашиваның Шайвит концепциясе якынча Вайшнавизм "Махавишну" концепциясе, Шактизм Ади Парашакти һәм Смартизм "Ниргуна Брахман" концепциясенә туры килә. Шайва Сиддханта буенча Шива Ходаеның башка ике аспекты булып Парашакти һәм Парамешвара тора.

Шива Лингамның өске өлеше (овал таш) парашиваны чагылдыра, ә аскы өлеше (пьедестал) Парашактины чагылдыра. Парашива Шайвизм фәлсәфәсендә искә алынган 36 таттвадан тыш.

Шулай ук карагыз Парашакти Парамешвара Брахман Махаганапати Махавишну Ниргуна Брахман

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм