Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1988 елда төзелгән. Директор (2004 елдан): Фәнил Салихов.Ляля Гайфутдинова. Так надо: почему директор Концертного зала Челнов покинул свой пост. Челнинские известия, 15.08.2023 Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, Хәсән Туфан проспекты, 23.
Тарих
Концертлар залы бинасы 1988 елда төзелгән. 2000 елда күренекле композитор Сара Садыйкова (1906—1986) исемен мәңгеләштерү максатында, залга Яр Чаллы шәһәр шурасы карары белән Сара Садыйкова исеме бирелә.
Зал прокат залы буларак, Яр Чаллы шәһәрендә эстрада йолдызлары концертларын, КВН уеннарын үткәрү һәм спектакльләр кую өчен үзәк мәйдан булып хезмәт итә. Биредә шәһәр, төбәк күләмендәге барлык конкурслар (мәсәлән, «Сабантуе гүзәле» бәйгесе) финаллары, фестивальләр, иҗат кичәләре, юбилейлар, отчет концертлары һ. б. тамашалар уздырыла. Шулай ук татар һәм РФ эстрада йолдызларының гастроль концертлары уза.
Концертлар залы шәһәр үзәгендә урнашу сәбәпле (янәшәдә Яр Чаллы шәһәре хакимияте, җәмигъ мәчете), аңа һәртөрле җәмәгать транспортында җиңел килеп була.
Бина Концерт залы ике катлы. Бинаның мәйданы 1 939,6 кв.м. Тамаша залында 766 урын. Искәрмәләр
Сылтамалар Сара Садыйкова исемендәге зал Яр Чаллы рәсми сайтында Рәсми сайт Концертлар залы картада Вконтакте диварындагы төркем Концертный зал имени Сары Садыковой. 1000 лучших мест мира
Төркем:Яр Чаллы оешмалары Төркем:Яр Чаллы мәдәнияте Төркем:Концерт заллары Төркем:Чаллының Хәсән Туфан проспекты Төркем:Сара Садыйкова хөрмәтенә аталган объектлар