Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан муниципаль унитар предприятие. 1972 елдан эшли. Адресы: 423821 Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык , 81. Директор (2016 елның маеннан): Рим Сафиуллин.

Тарих

Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитетының 1972 елның 10 апреле карары нигезендә эшли башлый.

Муниципаль унитар предприятие Яр Чаллыдагы Җиңү паркы, Гренада паркы, Комсомол паркы, Сидоровка паркы, Кереселидзе бульвары, Высоцкий мәйданы, Габдулла Тукай яр буе урамы төзеклеге өчен җавап бирәСанитарным содержанием семи парков Челнов займется МУП. Chelny-biz.ru, 25.01.2017 .

Директорлар 1972—2000 елларда — М. Н. Диева. 2000—2016 елларда — Р. Н. Мөхәммәтҗанов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2016 елның маеннан – Р. М. Сафиуллин.

Состав «Мәдәният һәм ял паркы» МУП составына Яр Чаллының Автозавод (Тынычлык проспекты, 81) һәм Комсомол (Парк тыкрыгы, 9а) районнарында урнашкан ике парк-филиал керә. Аларның гомуми мәйданы — 11 га. Паркларда 78 аттракцион урнаштырылган: 42 балалар мәйданчыгы, 25 гаилә һәм 11 экстремаль мәйданчык бар. Ел әйләнәсе аттракционнар 1 – 1,5 миллион кешене кабул итә. 3 сәхнә мәйданчыгы календарь бәйрәмнәре, тематик чаралар, фестивальләр, конкурс-бәйгеләр, концертлар, флеш-моб, акцияләр, презентация, өлкән кешеләр өчен ял кичәләре үткәрү өчен уңайлы.

«Комсомол» паркы 1972 елның маенда ГЭС бистәсендәге урман полосасы территориясендә нигез салынган. Паркта бию мәйданчыгы, спорт корты, җәйге «Яшьлек» кинотеатры бар. 4 га мәйданны били. 26 аттракцион эшли.

«Җиңү» паркы

Автозавод районында парк 1980 елда булдырылган. 1980—1987 елларда «КамАЗ» заводының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 7 га мәйданны били. 52 аттракцион эшли. Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Паркта яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган.

2016 елда мемориал өлеше яңартылган. 2018 елның 30 августында сугыш һәм тыл каһарманнары Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Мәннанов, Николай Соболев, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков, Николай (Кәлимулла) Якупов бюстларыннан Каһарманнар аллеясы ясалган. Советлар Берлеге Каһарманнары һәм Социалистик Хезмәт Каһарманы образларын скульптор Вадим Иксанов ясаган. Янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлеге зонасы булдырылган. Авыр хәрби техника макетлары бастырып куелганПарки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы .

Казанышлары Парклар комплексы «Россиядәге иң яхшы парклар унлыгы»на кергән. Бөтенроссия «Бәллүр тәгәрмәч» смотр-конкурсы (Сочи) җиңүчесе (2003, 2005, 2012 (ике тапкыр). 2006 — Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе». 2008, 2014 — Яр Чаллының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территориясе». 2014 — халыкара «Алтын пони» премиясе Челнинский парк аттракционов получил престижную международную награду. «Челнинские известия», 18.03.2014.

Сылтамалары «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында Вконтакте диварындагы төркем Парки и скверы Набережных Челнов Мәдәният һәм ял паркы картада

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Яр Чаллы парклары