Амалака ул киселгән яки сегментланган таш, гадәттә әйләнәсендә сыртлары бар, ул Һинд дине гыйбадәтханәсенең шихараның яки төп манарасының өстендә тора. Бер интерпретация буенча амалака лотосны чагылдыра, һәм шулай итеп ул Ходай өчен символик утыргыч булып тора. Башка интерпретация булып аның Кояш символы тора һәм шулай итеп ул күк дөньясына капка булып тора.; Kramrisch, 348-356
Башка чыганаклар буенча амалака формасын Phyllanthus emblica (яки Mirobalanus embilica)ның җимеше илһамландырган,Harle, 54; Kramrisch, 356 Һиндстан крыжовнигы, яки myrobolan fig агачы. Ул Санскрит телендә āmalaki дип атала, һәм җимеше бераз сегментланган формада, гәрчә бу архитектур формада әзрәк билгеләнгән.Kramrisch, 354-355
Амалакага үзенә каласам яки ахыр бизәге таҗы киелә,Kramrisch, 350, 355 аннан еш гыйбадәтханә байрагы эленеп тора.
Тарихы Форма беренче мәртәбә Ашока патшасы вакытында, яки безнең эрага кадәр 3-енче гасырда баганаларда пәйда була, безнең эраның беренче гасырында кабатлана.Harle, 54 Боларның кайберәүләрендә, мәсьәлән, Карла Мәгарәләренең Бөек Чайтьясында һәм 3,10 һәм 17-енче мәгарәләргә верандаларда амалака турыпочмаклык читлек белән уратылган.Harle, 54-55; Kramrisch, 352-353
Амалакалар Гупта периодына шихара өстендә гадәти булган, гәрчә шул урында оригиналлар юк. Алар Һиндстан күпчлек урыннарында стандарт булган, тәңгәл килгән рәвештә көнбатыш һәм көнчыгыш стильләрендә, Нагара һәм Калинга архитектурасы стильләрендә, әмма Көньяк Һиндстан Дравид архитектурасында түгел.Harle, 111, 140, 166; Kramrisch, 348, 352 Декканнда кайбер иртәрәк гыйбадәтханәләрдә, мәсьәлән Ширпур Һәйкәлләр төркемендәге 7-енче гасыр Лакшмана гыйбадәтханәсендә шихараның кайбер дәрәҗә почмакларында кирпечтән ясалып (әмма, сакланып калганнан күренгәнчә өстә түгел).Harle, 166
Символизмы Һинд дине гыйбадәтханәсе архитектурасының башка өлешләрендә кебек амалака турында күп символик һәм мистик интерпретация бар. Ул санктумда аста Ходайның төп культ сурәтеннән гыйбадәтханә өсте аша күккә омтыла торган багананы тотучы боҗра итеп карала.Kramrisch, 348-356. Only a small part of this is summarized here.
Билгеләмәләр
Искәрмәләр Harle, J.C., The Art and Architecture of the Indian Subcontinent, 2nd edn. 1994, Yale University Press Pelican History of Art, Kramrisch, Stella, The Hindu Temple, Volume 2, 1996 (originally 1946), , 9788120802223, google books
Тышкы сылтамалар
Khajuraho Architecture
Төркем:Һинд дине