Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин ( яки , 1963 елның 2 октябре, Пүчинкә-Енай, Апас районы, Татарстан АССР, ССРБ) — дәүләт эшлеклесе, ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры (2007—2019), Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы (2007―2023). ТР Президенты иминлек хезмәте җитәкчесе (2002—2007). Эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты (2014). Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы (2023).
Тормыш юлы Рәфис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Пүчинкә-Енай авылында туаРуководство. Хабибуллин Рафис Завдатович 16.mchs.gov.ru. 1982—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда Апас районы эчке эшләр бүлеге милиционеры булып башлый. 1988 елда ССРБ эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен тәмамлыйХабибуллин Рафис Завдатович / er.ru.
1988 елдан 1994 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре җинаять милициясенең оператив бүлекләрендә җитәкчелек вазифаларында эшли. 1994 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә, биредә берничә әйдәп баручы оператив идарәне җитәкли. 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
2002 елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы булып билгеләнәХӘБИБУЛЛИН РАФИС ҖӘҮДӘТ УЛЫ / mchs.tatarstan.ru.
2007 елның июненнән ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры — Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы.
2014 елда Рәфис Хәбибуллинга эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты махсус исеме биреләРафису Хабибуллину присвоено специальное звание генерал-лейтенант внутренней службы.
2019 елда ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасыннан азат ителгән, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы вазыйфасында калган.
2023 елның 4 декабрендә идарә башлыгы вазыйфасыннан азат ителгәнМария Новикевич. «Я ухожу спокойно, у меня нет никаких нервозов»: как Рафис Хабибуллин прощался с МЧС. Бизнес-Онлайн, 27.12.2023.
2024 елның 13 гыйнварыннан ― Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 13.01.2024. Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале. Почет ордены (2019)Глава МЧС Татарстана получил орден Почета из рук Президента РТ 2023 ― Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы Рафису Хабибуллину присвоено звание заслуженного спасателя Татарстана. Татар-информ Дзен, 3.10.2023. Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Министрлар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның атказанган коткаручылары