Станислав Дзядулевич (, , — , ) — тарихчы, педагог. Ләхстан-Литва татарларыннан. Варшау университетында эшли. Ләхстандагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт () авторы.
Биографиясе Татар чыгышлы Ләхстан шляхта нәселеннән. Бонифаций Дзядулевичның улы. Гимназияне һәм Варшау университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән, Варшауның төрле уку йортларында тарих укыткан.
1897 елдан Зур иллюстрацияле универсаль энциклопедия мөхәрриятендә һеральдик бүлекне җитәкләгән.
Ләхстан һеральдик җәмгыяте эшчәнлегендә катнашкан, әгъза-корреспондент, аннары чын әгъза, 1929—1931 елларда Варшау бүлекчәсе вице-президенты булган, ә 1932 елда аның мактаулы әгъзасы булган. 1908 елдан башлап 50гә якын тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр язган һәм бастырган.
1928 елда отставкага чыккан һәм Юзефувта үз утарында яши башлаган. Тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.
1929 елда Вильнода аның «Herbarz rodzin tatarskich w Polsce» басылып чыккан.
Дзядулевичның киң фәнни архивлары аның улының Варшауда булган һәм 1944 елда Варшау күтәрелеше вакытында янган.
Станислав Дзядулевич 1943 елның 4 февралендә вафат булган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча тарихчылар Төркем:Тарихчылар Төркем:XX гасыр тарихчылары Төркем:XIX гасыр тарихчылары