Анион - тискәре электр коргылы атом яки молекула, анда электроннар саны уңай элементар коргылар саныннан күберәк. Шулай итеп, анион - тискәре коргылы ион.

Анион коргысы дискрет һәм элементар электр коргысы берәмлегенә пропорциональ, мәсәлән, Cl − — беркоргылы анион, ә күкерт әчелегенең калдыгы SO42− — икекоргылы анион.

Анионнар күпчелек тозларда, әчелекләрдә, химик нигезләрдә, газларда , мәсәлән, сутуар H+, шулай ук ион бәйләнеше белән кристаллик рәшәткәле кушылмаларда, мәсәлән, аш тозы кристаллында, ион сыеклыкларында, органик булмаган матдәләр эремәләрендә бар.

Электр кырында тискәре коргылы анионнар уңай коргылы электродка - анодка хәрәкәт итә.

Әчелек калдыгы

Органик булмаган катлаулы кушылмада анион әчелек калдыгы дип атала. Шул әчелекләрдә һәм тозларда (NaSO, HNO); ул икенче урында катионнан соң күрсәтелә.

Башка анионнардан аермалы буларак әчелек калдыгы өчен туры килүче әчелек бар: мәсәлән, SO — күкерт әчелеге калдыгы, Cl — тоз әчелеге калдыгы.

Күп әчелекләр тик эремәләрдә бар, мәсәлән күмер әчелеге, ләкин аның тозлары - карбонатлар билгеле.

Ләкин кайбер әчелекләр эремәләрдә булмый хәттә, туры килүче анионнар, мәсәлән фосфид-ион (P), әчелек калдыгы дип атап булмый.

Органик булмаган әчелекләр һәм аларның әчелек калдыклары Әчелек Әчелек атамасы Әчелек калдыгы Тоз атамасы HBO Ортобор әчелеге BO ортоборат HCO Күмер әчелеге CO карбонат HSiO Метакремний әчелеге SiO метасиликат HSiO Ортокремний әчелеге SiO ортосиликат HN Азотсутуар әчелеге N азид HNO Азот әчелеге NO нитрит HNO Азот әчелеге NO нитрат HPO Метафосфор әчелеге PO метафосфат HPO Ортофосфор әчелеге PO ортофосфат HPO Фосфорноватик әчелек PO гипофосфит HPO Фосфористик әчелек PO фосфит HAsO Метамышьяк әчелеге AsO метаарсенат HAsO Мышьяк әчелеге AsO ортоарсенат HS Күкертсутуар әчелеге S сульфид HSO Күкертчек әчелеге SO сульфит HSO Күкерт әчелеге SO сульфат HSe селенсутуар әчелеге Se селенид HSeO Селеник әчелек SeO селенит HSeO Селен әчелеге SeO селенат HTe теллурсутуар әчелеге Te теллурид HTeO Теллуристик әчелек TeO теллурит HF Плавик әчелек F фторид HCl Тоз әчелеге Cl хлорид HClO Хлорноватик әчелек ClO гипохлорит HClO Хлористик әчелек ClO хлорит HClO Хлорноватик әчелек ClO хлорат HClO Хлор әчелеге ClO перхлорат HBr Бромсутуар әчелеге Br бромид HBrO Бромноватик әчелек BrO гипобромит HBrO Бромистик әчелек BrO бромит HBrO Бромноватик әчелек BrO бромат HBrO Бром әчелеге BrO пербромат HI Иодсутуар әчелеге I иодид HIO Иодноватик әчелек IO гипоиодит HIO Иодик әчелек IO иодит HIO Иодноватик әчелек IO иодат HIO Иод әчелеге IO периодат Әдәбият

КИСЛОТЫ И ИХ КИСЛОТНЫЕ ОСТАТКИ Традиционные названия кислотных остатков Кислотные остатки

Искәрмәләр

Төркем:Химия Төркем:Әчелекләр