Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев (Ильтазар Азгарович Мухаматгалиев; 1966 елның 16 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры (1995 елдан). Татарстанның атказанган (2012) һәм халык (2026) артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 16 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Әтисе Әзһәр Хәйретдин улы Юнысов (Хуҗин, Миңлехуҗин, 1927 елның 12 апрелендә туган). Әнисе Фахирә Назаргали кызы (Иске Минзәләбаш тумасы). Әтисе ягыннан бабасы Хәйретдин Юнысов, әбисе Салиха Минһаҗетдин кызы (Сарайлы авылы тумасы).

Шәҗәрәсе: Дусмөхәммәт → Сәфәр (1706 елда туган) → Гомәр (1742) → Мөхәммәтгали (1770) → Мөхәммәтшәриф (1791) → Гыйззәтулла (1817) → Мөхәммәтюныс (1848) → Хәйретдин (1901) → Әзһәр (1927)Сәфәр Дусмөхәммәтов токымы / Альбин Вәлиев. Бикбулат ― Минзәләбаш карьясе. ― Казан: «Яз», 2025. ― Б.471-479. ISBN 978-5-6053899-0-3.

Туган авылында урта мәктәп, Казан химия-технология институтын (кызыл дипломга, 1989), Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (1995), КФУның психология факультетын (2009) тәмамлаган.

Казан химия-технология институтын тәмамлагач, «Оргсинтез» заводына юллама белән эшкә җибәрелә. Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның диплом спектакле булган «Бичура» (М. Гыйләҗев) спектаклен музыка белән бизи. Режиссер аны мәдәният һәм сәнгать институтына эксперименталь курска (Казан мәдәният һәм сәнгать институты 1995 елда әзерләп чыгарган беренче драма артистлары курсыРузилә Мөхәммәтова. Юбилей ул гомерем бушка узмыймы дип артка әйләнеп карау – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев . «Татар-информ» МА, 14.11.2016) укырга чакыра. 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт итә.

1995 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында педагог ассистенты булып эшли.

2002-2016 елларда «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Хәерле иртә» тапшыруын алып бара.

Иҗаты Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыган елларында Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша, соңрак артистны төп рольләргә дә билгели башлыйлар.

Утызлап пьеса тәрҗемә итә (шулар эчендә «Голый король» Е. Шварц, «На дне» М. Горький, «Версальский экспромт» Ж. Б. Мольер, «Сильвия» А. Герни), инсценировкалар (мәсәлән, Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча), юбилей кичәләре (Татар театрының 100 еллыгы, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев һ. б. юбилейлары) өчен сценарийлар, спектакльләр өчен җыр текстлары яза.

ТР халык артисты Радик Бариев белән «Хөршидә белән Мөршидә» юмористик эстрада дуэтын оештыра.

Башкарган рольләре Камал театрында Төрле характердагы шәхесләрне тормышчан итеп уйный, аларга эчке йомшаклык, интеллигентлык хас. Сорин — «Акчарлак» Антон Чехов Мольер – «Версальдәге экспромт» Мольер Беренче убырлы карчык — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт Күрәзәче — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт Камил Сабинский – «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт Шүркә — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин Әлимбәк — «Шәҗәрә» Туфан Миңнуллин Хәзрәт — «Сөяркә» Туфан Миңнуллин Фәндәс — «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт ХәкимКамал театрында "Килә ява, килә ява..." спектакленең яңартылган премьерасы бара . Татар-информ, 16.02.2018 Мартыныч — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев Корок — «Кара чикмән» Г. Хугаев Тимоте — «Ханума» А. Цагарели Марс – «Люстра» Илгиз Зәйниев һ. б.

Фильмография 2007 — «Хезмәтче куян» (, мультфильм, режиссер Елена Чернова) — тавыш яздыру 2016 — «Гаилә мәшәкатьләре» (, режиссер Алексей Барыкин) 2017 — «Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов)Ильтазар Мухаматгалиев. kinopoisk.ru

Аерым фактлар 2022 елның 12 февралендә Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигърият кичәсе уза Рузилә Мөхәммәтова. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:«Шигърият кичәмә ни күрсәтер дип баш тыгучылар кереп тормасын». Интертат, 24.01.2022 Ильтазар Мухаматгалиев: «Моя цель – не аншлаг в зале, а аншлаг родственных душ». Татар-информ, 12.02.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 — Татарстанның атказанган артисты 2016 — Дамир Сираҗиев премиясе — «классик каһарманнарның чагу сәхнә образларын тудырган һәм «Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр» китабы өчен» В театре Камала объявили лауреатов премии имени Сиразиева. tatpressa.ru, 18.12.2016 2016 — ТР премьер-министрының Рәхмәт хаты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевне юбилее белән Татарстанның мәдәният министры котлады . Татар-информ, 14.11.2016 2024 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Илтөзәр Мө­хәм­мәт­га­ли­ев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде 2026 ― Татарстанның халык артисты ― нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен

Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны — Ләйсән Рәхимова (22.03.1977), Камал театры актрисасы, ТР атказанган артисты (2007), Казан мех фабрикасының генераль директоры Нәүфәл Салих улы Рәхимов кызы. Балалары: кызлары Ләйсән, ЗиләНәбирә Гыйматдинова. Минем хатыным да герой-ана. «Сәхнә», 2016.

Искәрмәләр

Әдәбият Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 315нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар

Мө­хәм­мәт­га­ли­ев Илтөзәр Әзһәр улы. Камал театры Ильтазар Азгарович Мухаматгалиев. afisha.ru

Моны да карагыз

Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр