Тереклек бирүче Өчлек (Живоначальная Троица) гыйбадәтханәсе () — Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылында урнашкан гыйбадәтханә.

1825 елда Алабуга шәһәре сәүдәгәре Петр Иван улы Новиков белән килешү төзелә.

1831-1852 елларда Уфа губернасы архитекторы А.В.Алферов проекты буенча төзелә. 1835 елда Покрау янкормасы (), 1852 елда изгеләндерелә. Төзелешнең озакка сузылуы акчаның җитмәве белән аңлатыла.

1939 елда гыйбадәтханә ябыла, чаңнары төшерелә. Советлар заманында склад рәвешендә файдаланыла.

2003 елда Казан епархиясенә кайтарыла. 2024 елдан яңа оештырылган Яр Чаллы епархиясе карамагында.

Бүгенге көндә торгызу эшләре алып барыла. Искәрмәләр

Сылтамалар Анастасия Клевцова. Взгляд в прошлое. Как 200 лет назад процветали храмы, которые сейчас в руинах. Chelny-biz.ru, 14.04.2023 Төркем:Татарстан чиркәүләре Төркем:Тукай районы чиркәүләре Төркем:Яр Чаллы епархиясе чиркәүләре