Панчагавья, яки панчагава (pañcagava) — сыердан алынган биш төп продуктның: сөт, йогурт, гхи мае, сидек һәм тиреснең атамасы.Now, VHP deploys cow to fight UPA regime //The Hindu, 7 March 2012 Панчагавья Һинд динендә зур дини әһәмияткә ия, Һинд дине ритуаль практикаларда һәм Аюрведада киң кулланыла. Һинд дине тарафдарлары панчагавья элементларын Муртиларга тәкъдим итәләр һәм шуннан соң аларны прасад итеп кабул итәләр. Сыер тиресе ашлама буларак киң кулланыла. Киптерелгән тирес шулай ук ягулык итеп кулланыла. Сыер тиресеннән штукатурка — яхшы теплоизолятор.Dhama K. et al., Panchgavya (Cowpathy): An Overview, International Journal of Cow Science, 2005:vol 1:issue 1
Шулай ук панчагавья косметик кремнар, лосьоннар, йөз битлекләре, сабын, шампунь, бальзамнар, күз тамчылары һәм юу матдәләре ясау өчен кулланыла.
Шулай ук карагыз Панчамрита Чаранамрита Абхишека Прасад
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Аюрведа