Төньяк Македония президентын сайлаулар () 2019 елның 21 апрелендә узды. Әлеге сайлаулар — бәйсез җөмһүрият тарихында 1991 елдан соң алтынчы президент сайлаулар. 2009 һәм 2014 елларда сайлауларда җиңгән өченче срокка кандидатурасын кую хокукына ия түгел Төньяк Македония Социал-демократлары Пендаровскины президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итә. Азатлык радиосы, 4.03.2019.

Сайлауларның 21 апрельдә узган беренче турында Стево Пендаровски күбрәк тавыш җыя. Кандидатларның берсе дә президент булып сайлану өчен кирәкле 50 % лы баскычны уза алмау сәбәпле, 5 майда сайлауларның икенче туры уздырыла Македония Президент сайлауларын 21 апрельдә үткәрәчәк . Xinhua, 10.02.2019.

Сайлау системасы Төньяк Македония (2018 елның 12 июненә кадәр Македония Җөмһүрияте) президенты бөтенхалык гомуми тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Бер кеше ике сроктан артык президент вазифасын били алмый. Беренче турда җиңү өчен, кандидат исәпкә алынган сайлаучыларның 50 % тан артык тавышын (904 066) җыярга тиеш. Бер кандидат та әлеге баскычны уза алмаса, ике атнадан соң, беренче турда иң күп тавыш җыйган ике кандидат арасында икенче тур уздырыла. Икенче турда исәпкә кергән сайлаучыларның 40 % ы (723 253) катнашмаса, сайлаулар узмаган санала, яңа сайлаулар игълан ителә. Сайлауларда 18 яше тулган, сайлау хокукы булган гражданнар катнаша ала. 2019 елның 29 мартына сайлаучылар реестрына 1 808 131 сайлаучы теркәлгән булган. 24 чит илдә 32 илчелек һәм консуллык бинасында сайлау мөмкинлеге тудырылган. Президентлыкка кандидат итеп 40 яшьтән өлкәнрәк, соңгы 15 елның 10 елын илдә яшәгән шәхес күрсәтелә ала. Кандидатларны ил парламентының 30 депутаты яки 10 меңнән ким булмаган сайлаучылар төркеме күрсәтә ала.

Кандидатлар Өч кандидат күрсәтелгән срокка (2019 елның 23 февраленнән 9 маена) ун меңнән артык имза җыеп өлгерә. Стево Пендаровски 31 729, Гордана Силяновская-Давкова 15 926, Блерим Река 11 128 имза тапшыра.

Өч кандидат та фиркасез, сайлауларга бәйсез кандидат буларак катнашуын игълан итә. Стево Пендаровски Македониянең социал-демократик берлеге һәм идарә итүче коалициягә керүче албан фиркаләренә таяна. Профессор Гордана Силяновская-Давкова эре оппозицион фирка — ВМРО-ДПМНЕ фиркасенә таяна. Милләте буенча албан булган Блерим Река албаннарның оппозицион парламент фиркаләренә таяна.

Нәтиҗәләр КандидатФиркаБеренче турИкенче турТавышлар%Тавышлар% Стево ПендаровскиСДСМ323 70942,84436 21251,66 Гордана Силяновска-ДавковаВМРО — ДПМНЕ319 22442,24377 71344,73 Блерим РекаАлбаннар өчен альянс79 92110,58Гамәлдән чыгарылган тавышлар32 8114,3430 4423,61Барлыгы755 655100844 365100Исәпкә алынган сайлаучылар/килү1 808 13141,791 808 13146,70Чыганак: Македония ДСК

Искәрмәләр

Төркем:2019 ел сайлаулары Төркем:Төньяк Македония сәясәте