Марат Азат улы Җәббаров ( яки , 1983 елның 3 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чистай) — хуҗалык-сәясәт эшлеклесе, 2019 елның 18 сентябреннән — ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, 2017—2019 елларда Буа районы башлыгы. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2011).

Тәрҗемәи хәле 1983 елның 3 июлендә Чистайда туган. Әтисе Азат Җәббаров — Росреестрның Татарстан бүлеге башлыгы. Марат Азат улы «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005), «агрохимия һәм агротуфрак фәне» белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын (2008), «юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын (2013) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 2000—2003 Биектау районы Бөреле ЯАҖ программисты, генераль директоры урынбасары.

2003—2006 «Бирюлинский» токым заводы ААҖ генераль директоры урынбасары, генераль директоры.

2006—2013 Биектау районы «Бөреле» ЯАҖ генераль директоры.

2013—2017 Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

2017 елдан Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе , җитәкчесе.

2017—2019 Буа муниципаль районы башлыгы.

2019 елның 18 сентябреннән ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыБуа районы башлыгы Марат Җаббаров Татарстан авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 18.09.2019.

2022 елдан Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесеМарат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татар-информ, 2.09.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2011 — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2023 — «Казанышлары өчен» (За заслуги) Россия мөселманнары медале ― «Хәләл» индустриясе үсешенә керткән зур өлеше, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән программаларга актив ярдәме һәм 40 еллык юбилее уңаеннанМедаль мусульман России «За заслуги» присуждена вице премьеру Татарстана Марату Заббярову. ДУМ РФ, 3.07.2023Марат Җәббаров «Казанышлары өчен» Россия мөселманнары медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 3.07.2023 Гаиләсе Өйләнгән. Улы һәм кызы бар Искәрмәләр

Сылтамалар Зяббаров Марат Азатович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар