Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев ( яки , 1971 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән). Татарстан президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе (2018—2019 елларда) Айдар Сәлимгәрәев "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 24.09.2019. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2013).

Тәрҗемәи хәле 1971 елның 3 августында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. «Журналист» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1994), «MBA программасы буенча эшлекле идарә итү менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2005) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1988 елда «Мөслимагропромэнерго» (Мөслим) эшчесе.

1994—1997 елларда — «Татар-информ» МА «Татарстан» республика мәгълүматы баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.

1997—1998 елларда — «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» өлкән мөхәррире.

1998—1999 елларда — Түбән Кама авиация предприятиесенең (Бигеш) иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

1999—2000 елларда — Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән шурасы аппараты белгече.

2000—2003 елларда — «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» директоры.

2003—2006 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы директоры.

2006—2008 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының урынбасары.

2008—2009 елларда — «Татмедиа» генераль директорының беренче урынбасары.

2009—2012 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директоры.

2012—2014 елларда — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе.

2014—2015 елларда — «ПРОСТО МОЛОКО» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

2015—2018 елларда — ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары — иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.

2018—2019 елларда — ТР Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.

2019 елның 24 сентябреннән (VI чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган Айрат Зарипов урынына Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты. ТР ДШ сайты) — Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе «Татмедиа» агентлыгы коллективына яңа җитәкчене Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. tatmedia.tatarstan.ruЕгор Никитин. Нового главу Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям сегодня назначил Президент РТ. Татар-информ, 24.09.2019

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 10.06.2022 2024 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале ― иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өченПутин наградил Салимгараева медалью ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени. Татар-информ, 31.12.2024 Указ Президента Российской Федерации от 28.12.2024 № 1121. Официальное опубликование правовых актов Гаилә хәле Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы. ТР президенты сайты Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы. tatcenter.ru

Моны да карагыз

Төркем:Мөслим районында туганнар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр