Артем Хохорин, Артем Валерий улы Хохорин (, 1970 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2012―2024), Мари Ил буенча эчке эшләр министры (2008—2011 елларда), полиция генерал-лейтенанты (2015). ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2017).
Тәрҗемәи хәле 1970 елның 30 июлендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен (1987), Казан дәүләт университетын (1993), РФ эчке эшләр министрлыгының юридик институтын (Казан филиалы, 1999) тәмамлаган.
Хезмәт юлы Эчке эшләр органнарында 1993 елдан хезмәт итә.
1993—1996 елларда — бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные.
1996—1997 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча оператив-эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные, бүлек башлыгы.
1997—1998 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча бүлек башлыгы.
1998—2002 елларда — ТР ЭЭМ каршындагы районара мәгълүмати-аналитик эзләү милиция бүлеге (криминаль милиция линиясе буенча) башлыгы.
2002—2008 елларда — ТР ЭЭМ министры урынбасары — штаб башлыгы.
2008—2011 елларда — Мари Ил буенча эчке эшләр министры Заместитель Асгата Сафарова стал министром внутренних дел. «БИЗНЕС Online, 2.09.2008.
2011—2012 елларда — РФ ЭЭМ оештыру-аналитик департаменты башлыгы Выходец из Казани генерал-майор Артем Хохорин возглавил организационно-аналитический департамент МВД РФ. «БИЗНЕС Online», 22.06.2011.
2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты Д. А. Медведев А. В. Хохоринны ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгели Хохорин Артем Валерьевич. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).
2023 елның 28 декабрендә отставкага китә һәм отпускка чыга, 2024 елның 1 гыйнварыннан министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнә. Дәрәҗәләре 2009 елның 10 ноябрендә милиция полковнигы А. В. Хохоринга «милиция генерал-майоры» чины бирелә. 2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты указы белән эчке эшләр генерал-майоры А. В. Хохоринга «полиция генерал-майоры» чины бирелә. 2015 елның 10 ноябрендә РФ Президенты указы белән полиция генерал-майоры А. В. Хохоринга «полиция генерал-лейтенанты» чины бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2011 — «Мари Ил алдындагы казанышлары өчен» ордены 2013 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены 2016 — Хөрмәт ордены (, РФ) 2017 — «ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» 2018 — Дуслык ордены (ТР) 2019 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены күпсанлы ведомство бүләкләре
Гаилә хәле Өйләнгән, өч улы, кызы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Генерал-майор полиции Артем Валерьевич Хохорин. Сайт «Союза ветеранов Республики Татарстан», 28.04.2012 Хохорин Артем Валерьевич. Официальный сайт Министерства внутренних дел Российской Федерации
Шулай ук карагыз Александр Прядко
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Милиционерлар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү юридик институтын тәмамлаучылар Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Полиция генерал-лейтенантлары (РФ) Төркем:Мари Иле хөкүмәте әгъзалары