Мәсгут Галиуллин, Мәсгут Нәбиулла улы Галиуллин (псевдонимы Г. Мәсгут, Гали Мәсгут, 1907 елның 22 июне, РИ, Уфа губернасы, Уфа өязе, Нөрле — 1944 елның гыйнвары) — шагыйрь, БАССР Чишмә районы «Сталинчы» (хәзерге «Чишмә») гәҗитенең җаваплы сәркатибе (1939—1940). БАССР язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1907 елның 22 июненда Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге БР Уфа районы) Нөрле авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында алган. Урал шахталарында берничә ел забойчы булып хезмәт куйган. 1932—1936 елларда Мәскәү өлкәсе шәһәр тибындагы бистәсендә Л. М. Каганович исемендәге кою-механика заводының (МОЖЕРЕЗ заводы) История Люблинского литейно-механического завода мартен цехында эшләгән. 1939 елдан БАССР Чишмә районы «Сталинчы» (хәзерге «Чишмә») гәҗитенең мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатибе. 1944 елның гыйнварында Уфада вафат була.

Иҗаты 1923—1924 елларда иҗат итә башлый. Беренче шигырьләрен Чишмә районының «Сталинчы»На пульсе времени. Сайт «Родник плюс», «Яшь юксыл», «Яңа авыл» гәҗитләрендә бастыра. Авылдагы яңа үзгәрешләргә багышланган шигырьләреннән төзелгән беренче «Авыл гыйшыклары» җыентыгы 1928 елда Уфада татар телендә басыла. Эшче хезмәтен мактаучы «Урал турында» исемле икенче шигырьләр җыентыгы (шигырьләр көлтәсе Суфиян Сафуанов. Масгут Г. Башкирская энциклопедия) Мәскәүдә шулай ук татар телендә басыла. Шахтада, мартен мичендә озак еллар эшләү тәҗрибәсе шигъриятенә сәнәгать темасын алып керүгә этәргеч бирә. «Авыл хәбәрчесе» поэмасында 1920-еллар яшьләренең алдынгы вәкиле образын бирә. 1930-еллар уртасыннан балалар өчен дә шигырьләр, әкиятләр иҗат итә башлый. БАССР шагыйрьләре бергәләп язган «Орденлы Башкортстан» күмәк поэмасын иҗат итүдә катнаша.

Китаплары Авыл гыйшыклары. Уфа, 1928. Урал турында: шигырьләр көлтәсе. М., Центриздат, 1930. Мартен яктысы. Уфа, 1940. Әкиятләр. Уфа, 1940.

Әдәбият М. Гайнуллин, Г. Хусаинов. Писатели советской Башкирии. Уфа: БКИ, 1977, с. 250.

Сылтамалар Галиуллин Масгут Набиуллович

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Башкортстан журналистлары