Начна Һинд дине гыйбадәтханәләре, шулай ук Начана гыйбадәтханәләре яки Начна-Кутхара Һинд дине гыйбадәтханәләре, Вһумара һәм Деогарһта белән беррәттән үзәк Һиндстанда иң борынгы сакланып калган таш гыйбадәтханәләрнең берсе. Аларның даталавы билгеле түгел, әмма аларның даталанган корылмалар белән чагыштыруы, кайбер Начна гыйбадәтханәләре төрлечә Гупта Империясе чорының датасы 5-нче яки 6-ынчы гасыры дип куела. Чатурмукха гыйбадәтханәсе 9-ынчы гасырга карый дип күрсәтелә. Бу гыйбадәтханәләр Һинд дине гыйбадәтханә архитектурасының Төньяк Һиндстан стилен күрсәтәләр.

Даирәдә күпчелек гыйбадәтханәләр хәрабәләрдә. Иң яхшы сакланып калган һәм өйрәнелгән һәйкәл булып Начнада Парвати гыйбадәтханәсе тора. Гыйбадәтханәнә күтәрелгән һәм кабарып торган плинтуста тора, аның планы квадрат, квадрат sanctum әйләнеп йөрү сукмагының перфорацияле таш тәрәзләре бар. Sanctum-га керү яннарында Ганга һәм Ямуна Алиһәләре. Парвати гыйбадәтханәсенең ишек юлы белән өске каты бар. Гыйбадәтханәдә дини мотивлар да, секуляр сәхнәләр дә бар, мәсьәлән гашыйк митхуна парлары. Гыйбадәтханәләр иң иртә мәгълүм таш фризлары өчен мәгълүм, аларда Һинд дине эпосы "Рамаяна"дан берничә сәхнә сөйләнә.B.C. Shukla (1990), The Earliest Inscription of Rama-Worship, Proceedings of the Indian History Congress, Vol. 51, pp. 838-841

Панна Милли Урманы янында гыйбадәтханәләр хәзер дини сәфәр кылу урыны булып торалар, алар хәзер Чаумукхнатх дип аталалар.

Урнашуы Гыйбадәтханә урыны Ганҗ авылы янында. Ул исемен 1885 елда Каннингһэм басмасыннан ала, ул Британия колония чорында аны көнбатыш археологлары игътибарына китергән. Канингем аны Һиндстан Археология Өйрәнүенең 21 беренче мәгълүм итүендә Начна-Кутхара гыйбадәтханәләре дип атаган, ул аны төбәктә районның исеменнән һәм башка авылдан алган. Урын Сатнадан якынча 60 км көньяк-көнбатышта, Кһаҗураһодан 100 км көньяк-көнчыгышта, Катнидан якынча 100 км төньякта, һәм Бхопалдан якынча 400 км төньяк-көнчыгышта. Иң якын тимер юл станциясе Сатна шәһәрендә урнашкан, ә көн саен очышлар белән иң якын төп аэропорт Кһаҗураһода.

Урын тирән урман территориясе эчендә, Виндхья тауларында үтәргә авыр булган үзән керүендә урнашкан. Каннингхэм фикеренчә, бу гыйбадәтханәнең төбәктә Мөселман явы вакытында сакланып калуына кертем ясаган.A. Cunningham, Bundelkhand and Rewa, ASI Report Vol. 21, pages 95-99

Тарихы Урынның иртә тарихы мәгълүм түгел. Беренче басмасында Каннингхэм урынга юл хәрабәләр белән һәм өлешчә кирпечле һәйкәлләр белән тулы һәм бары тик ике таш рельефлар белән гыйбадәтханә генә яхшы сакланган дип искә ала. Аның буенча, төбәктәге кешеләр бу гыйбадәтханәләр турында белгәннәр, аларга зиярәт кылганнар һәм Наччна-Кутхара Бунделкханд төбәгенең борынгы башкаласы дип уйлаганнар. Башка табылмалар урын гасырлар буе һәм хәзергәчә кадәр әһәмияткә ия дини сәфәр кылучылар санын җәлеп итә дип раслый. Каннингхэмның зиярәт кылуыннан соң, Парвати гыйбадәтханәсенең өске түшәме җимерелгән булган һәм ул соңрак төзекләндерелгән булган. Башта бирегә якын урынга бернинди язмалар булмаган, әмма соңрак Ганҗның Начна урынында ике таш язма табылган булган. Болар безнең эраның 470-490-ынчы ел чоры белән даталана, ул Вьягһрадэвага карый, ул Вакатака патшасы Прихтвисенага тугърылыгын күрсәтә. Бер теория Вьягһрадэваны Уччхакальпа патшасын Вьягһрадэва белән тәңгәл китерә, әмма бу тәңгәл китерү бәхәсле. Шулай да, табышлар раслаганча Начна төбәге гео-сәяси әһәмиятле булган, һәм сәяси рәвештә төбәкне Аджанта Мәгарәләре төзелгән чак белән бәйли. Пиа Бранкаччио буенча, Аурангабад Буддачылык Мәгарәләрен һәм Начна Һинд дине гыйбадәтханәләрен төзегән сәнгать осталары шул ук мәктәптән булырга мөмкин иделәр, чөнки "Аурангабад күргәзмәсендә 3 мәгарәнең визуаль һәм дизайн элементлары сурәтләр һәм орнаменталь үрнәкләренең гаҗәпләндергеч охшашлыкларын күрсәткән. Ул раслаганча, 5-енче гасырда Начна, Аджанта һәм Аурангабад төбәкләрендә Буддачылык, Һинд дине һәм Җәйничелек сурәтләрен ясаган сәнгать осталарының кимендә кайберәүләре бер үк гильдия яки мәктәптән булырга мөмкин иделәр, гәрчә урыннар якынча 1000 км ара белән аерылган булсалар да.

Даталау Начна урынында ике әһәмиятле урын, алар иртәрәк төзелгән Парвати гыйбадәтханәсе һәм мөгаен берничә гасыр соңрак төзелгән Чаумукхнатх Махадэва (Шива) Гыйбадәтханәсе. Чаумукханатха гыйбадәтханәсе соңрак гасырларда өстәүләр һәм төзекләндерү билгеләрен күрсәтә һәм бу хронологик яктан даталауны авыр итә. Төбәктә нигез калдыклары, сыннар һәм Мадхусудан Дхаки әйткәнчә хәзер "сакланып калмаган гыйбадәтханәләр"нең бизәлгән өлешләр формасында калдыклар табылган булган.

Радхкумуд Моокерҗи кебек күп галимнәр Парвати Начна гыйбадәтханәсен Гупта Империясе чорына карый дип күрсәтәләр, төгәлрәк итеп 5-енче гасырның икенче яртысына.University of Washington Libraries, Special Collections Division Nachna Kuthar Parvati Temple. UW Digital Collections. Retrieved July 20, 2015 Michael Meister, an art historian and professor specializing in Indian temple architecture, places it more specifically to 465 CE.Michael W. Meister (1986), On the Development of a Morphology for a Symbolic Architecture: India, RES: Anthropology and Aesthetics, No. 12 (Autumn, 1986), University of Chicago Press, page 45 with Figure 4 George Michell, another professor specializing in Indian temple architecture, states that dating this temple is difficult and places it a few decades later in the 6th century.

Чаумукханатха гыйбадәтханәсе гадәттә 9-ынчы гасыр дип даталана, яки Парвати Алиһәсенә багышланган таш гыйбадәтханәдән соң кимендә берничә гасыр соңрак итеп. Мәсьәлән, Каннингхэмның 1885 елда Чаумукханатха гыйбадәтханәсенең баштагы фаразы безнең эраның 600-ынчы елдан 700-енче елга кадәр булган, бу Парвати гыйбадәтханәсенең безнең эраның 400 ел фаразыннан аерылып тора.

Гыйбадәтханәләр

Начнаның ике иң мәшһүр гыйбадәтханәсе бер-берсенә якын. Чаумукхнатх Гыйбадәтханәсе ('дүрт йөзле кеше' дип тәрҗемә ителә) Ходай Шивага багышланган һәм аның sanctum-ында дүрт йөзле линга. Ул "Парвати Гыйбадәтханәсе" алдында тора, әмма аның sanctum-ының сурәте юк.

Парвати Гыйбадәтханәсе

Архитектурасы Парвати Гыйбадәтханәсе планы камил диярлек, тышында 15 фут калын стеналы квадрат sanctum белән ике катлы бина булып тора, һәм эчтә ул 8 фут янлы квадрат булып тора ("гарбхагирья" куб булып тора). Гыйбадәтханә көнбатышка ачыла һәм җагати (платформасында) тора, ул җир өстеннән 4,5 фут биеклектә. Дини сәфәр кылучы sanctum-га баскыч кулланып килә һәм 12 квадрат фут булган мандапа аша. Sanctum түбәле прадакшина патха (әйләнеп узу юлы) белән әйләндереп алынган, ул тышта 33 фут һәм эчтә 26 фут.

Тышкы стеналарда перфорацияләнгән таш тәрәзәләр бар, алар табигый яктылыкны эчкә кертәләр. Өске кат чагыштырмача гади. Анда түбә яки манара юк, әмма корылма ул яссы түбә манарасы булуны күрсәтә. Бу төзелеш стиле берничә иртәрәк гыйбадәтханәдә күренә (мәсьәлән, Санчида, 45-енче гыйбадәтханәдә; Деогархта, Кураийя-Бир Гыйбадәтханәсендә, Айхоледа Лад Хан Гыйбадәтханәсендә).

Нанчана гыйбадәтханәсе борынгы Һиндстаннан сакланып калган прототип Һинд дине стилендә Нанчана гыйбадәтханәсе. Анда кубик sanctum бар, гыйбадәтханәнең тышында да, эчендә дә билгеле дәвамда илаһи риваятьләр һәм секуляр темаларның кисеп ясалган сурәтләр белән рухи риваятьләр сөйләнә.Michael W. Meister (1986), On the Development of a Morphology for a Symbolic Architecture: India, RES: Anthropology and Aesthetics, No. 12 (Autumn, 1986), University of Chicago Press, pages 33-50

Sanctum-га керү, ишек рельефлары Sanctum-га керүнең (garbhagriha) күп баганалары бар, һәрберсе кисеп бизәлгән, берсе дә монолит түгел. Аларның нигезендә (Калаша). Тоташтыру шулай ук зәвыклы итеп киселгән. Ишек яннарында аскы өлештә сакчы фигуралары һәм елга крокодилы белән Ганга һәм елга ташбакасы белән Ямуна. Эчкә таба алар янында грациоз Шайва "дварапала"лары (ишек сакчылары), аларның һәрберсе өч япьле сөңге тота. Һәрберсе елга Алиһәләренә караганда чагыштырмача зуррак, әмма биеклек буенча якынча 1 фут. Керүгә концентрик булып зәвыклы кисүле панельләр. Беренче панельдә 5-енче гасыр чәчәк һәм геометрик мотивлар. Боларга концентрик булып 10 фриз, елга Алиһәләреннән өстәрәк сурәтләнеп һәрбер якта бишәү. Бу кисеп ясауларда мәхәббәт уены һәм сәхнәләре "митхуна"лар күрсәтелгән. Ишек юлының тоташтыргычының түбәсендә утырган ир кешеләр һәм хатын-кызлар миниатюралары сурәтләнгән, алар sanctum-ның үзәгенә иелеп караган кебек. Sanctum ишегенең стиленең Чһаттисгарһта Ширпур Һәйкәлләр Төркеме белән охшашлыгы бар.

Үтәли тишемнәр белән тәрәзә Парвати гыйбадәтханәсенең ике иң борынгы тәрәзәсендә музыка уйнаучы ганалар, бию яки абстракт декор күрсәтелгән. Болар мөгаен 5-енче гасырның өченче чорына карый. Платформа стеналарынң 'таш кыя ландшафты'нда кечкенә хайван рельефлары (ял итүче газәлләр), боларның берничәсе генә сакланып калган.

Чаумукхнатх Гыйбадәтханәсе Шулай ук Чатурмукх Махадэва гыйбадәтханәсе дип аталган Чаумукхнатх гыйбадәтханәсе гыйбадәтханә эчедә колоссаль линга өчен аталган, аның өслеге дүрт кардиналь юнәлештә дүрт йөз итеп кисеп ясалган. Ышану буенча биш йөз Шиваның биш аспектын чагылдыралар, атап әйткәндә, барлыкка китерү Вамадэва, тәэмин итү Татпуруша, җимерү Бхайрава, пространстводан тыш Исана һәм интроспекция Сайтаджота. Гыйбадәтханәнең стеналарында илаһи зиярәт кылучыларның сурәтләре бер һәм һәрбер почмакта Дикпалака сурәте бар. Ганалар кисеп ясалган сурәтләре белән биш кат бар һәм тәрәзәләрдә һәм ишекләрдә елга Алиһәләре.

Архитектурасы Планы һәм үлчәмнәре буенча Парвати гыйбадәтханәсе чагыштырырлык булып Чаумукхнатх гыйбадәтханәсе тора. Гыйбадәтханәнең планы квадрат һәм дизайны Парвати гыйбадәтханәсенә охшаш, әмма стиле буенча бик аерылып тора. Бина концентрик квадратлар итеп, тыштан 16,75 фут һәм эчтән 11,75 фут. Аның Парвати гыйбадәтханәсенең ике кат структурасы юк, әмма символик рәвештә мимикалаучы Шива Кайлаш тавы урыныа шпиль ("шихара") башка формасын тәкъдим итә. Шихара күккә таба калкыганда бераз борылган, тулаем биеклеге 40 фут. Бу гыйбадәтханә шулай "җагати" платформасында тора, әмма Парвати гыйбадәтханәсеннән аерылмалы буларак аның төрле юнәлешләрдән керү өчен баскычлары бар.

Парвати гыйбадәтханәсе таң атуына таба, көнчыгышка таба ачыла. Гыйбадәтханәнең архитектур тарихи гади түгел һәм катлаулы. Биредә линга белән Шива гыйбадәтханәсе, әмма гыйбадәтханә 9-ынчы гасырда оригиналь 5-енче гасыр платформасында күбесенчә төзекләндерелгән булган һәм мөмкин кадәр күп өлешләрне янә кулланган, мәсьәлән, 5-енче гасыр ахыры гыйбадәтханәсенең тәрәзәләрен. Гыйбадәтханәнең тышкы стенасы берничә урынга бүленгән, аның архитектур бизәлешенә төрле дәрәҗәләргә кулланылган Пратихара стилендә фигуралар ("митхуна"лар), нишалар һәм декоратив панельләр (удгамалар) бар, алар гыйбадәтханәгә гадәти булмаган һәм кызык кыяфәт бирә. Visually and architecturally separated by a peripheral ledge of the outer wall sanctum, its tower was set up shortly afterwards.

Лингам

Кечкенә sanctum-ның (гарбхагриһа)ның интерьерында 4,67 фут биеклегендә Шива - лингам бар, аның дүрт йөзе (мукһалинга) һәм чәч стиле бик матур, шуларның өчесе тыныч медитацияләгән күзне, елмаючы позициясенә күрсәтәләр. Шиваның дүртенче йөзе энергик һәм гамәлдә итеп, ачык авызлы итеп, борын тишекләре күтәрелгән итеп һәм бераз чыгып торучы күзләр ярсулы Бхайрава формасы икәнен күрсәтә. Крамриш стелласы гыйбадәтханә эчендә стелланы 8-енче гасырныкы итеп күрсәтә. Мукхалинганың йөзләре Шива иконографиясенең Панчамукха аспектларын күрсәтә, биредә Татпуруша, Агһора (Бһайрава, Рудра), Вамадэва һәм Садйоджата дүрт кардиналь юнәлешкә карый, һәм аз гына чагылышлы Садйоджата аспектлары Шиваның метафизик Брахман икәнен күрсәтә.

Шпалералар: таш тәрәзә