Булат Ибраһим, тулы исеме Булат Хәким улы Ибраһимов — татар шагыйре, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре Хезмәттәшебез Булат Ибраһимов кызы Айбикәне бала тудыру йортыннан каршы алды. БТК сайты, 30.06.2020. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021).
Тормыш юлы Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2008-2013 елларда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарих факультетында белем ала.
Төп басма китаплары Балык теле: шигырьләр/ Булат Ибраһим. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. 111 б Шагыйрь: шигырьләр=Поэт: стихи/ Булат Ибраһим [Сүрәя Гайнуллина тәрҗ.]. – Казан: “Ак бүре” нәшр, 2015. – 111 б. Безнең эзләр: шигырьләр=Наши следы: стихи/ Булат Ибраһим [Сүрәя Гайнуллина тәрҗ.]. – Казан: “Ак бүре” нәшр, 2016. – 96 б. Утырып сөйләшик әле бер.../ Булат Ибраһим. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2021. - 63 б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 — «Йолдызлы билет» Халыкара әдәби премиясе лауреаты 2021 — Муса Җәлил премиясе — яңа буын татар шигъриятендә әдәби-эстетик кыйммәтләр өченТатарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайты. 15.02.2021 2024 — Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе 2025 — Татарстан Республикасы Рәисенең РәхмәтеЗилә Мөбәрәкшина. Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 28.02.2025 2026 ― Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисенең Рәхмәт хатыШәрык клубында Булат Ибраһимовның шигырь кичәсе үтте. Бөтендөнья татар конгрессы, 22.10.2026
Гаиләсе Хатыны Альбина, 2018 елның 10 августында туй иткәннәр. Кызы Айбикә (2020) Шагыйрь Булат Ибраһимов тәүге тапкыр әти булды. Интертат, 30.06.2020. Искәрмәләр
Сылтамалар «Балык теле» китабы Шагыйрь Булат Ибраһим. Рәсми төркем Булат Ибраһимов. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр