Солтан Морат II мәчете () — Каратауның (Монтенегро, Черногория) көнчыгышында Косово белән чиктә урнашкан шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Шәһәрнең һәм Каратауның иң зур мәчете. Мәчет аны 1450 елда төзеткән Госманлы империясе солтаны (1421—1444, 1446—1451) Морат II (1403/1404—1451) исеме белән аталганRožaje. Photo Montenegro, 1.11.2017. 1968 һәм 2008 елларда мәчетнең иске биналары сүтелеп, яңалары торгызылган. Тарих Рожае шәһәре халкының (9 5117, 2011) 92 % ын славян-мөселманнар (босниялеләр, бошнаклар) тәшкил итә. Шәһәрнең 5 мәчете бар, шулар арасында Солтан Морат II мәчете — иң борынгысы, иң зурысы, иң матуры.
Мәчет 1450 елда госманлы архитектурасы стилендә төзелгән. Госманлы империясе солтаны мәчетне әнисе истәлегенә төзеткән.
Мәчет берничә тапкыр ремонтланган. Иске мәчет бинасы таушалу сәбәпле, аның нигезендә тулысынча үзгәртелгән яңа мәчетләр төзелгән. 1966 елның сентябрендә төзелеш башланган һәм 1968 елда төгәлләнгән. 1977 елда мәчет янында ике манара торгызыла.
Мәчеттә 1854 елда Хөршид-паша Багдадлы боерыгы буенча төзелгән төрбә сакланып калган. Әлеге төрбә 1750 елда тарафыннан үтерелгән күренекле Босния язучысы һәм гаделлек өчен көрәшүче Мөхәммәт Ужичанин (Muhamed Užičanin) каберендә төзелгәнAsmir Ceman. Stare rozajske dzamije (Old Rozajske Mosque). Angelfire, 2001.
Яңа бина 2004 елның уртасында әлеге мәчет яңа мәчет төзү өчен җимертелгән. Яңадан төзелгән мәчет рәсми рәвештә 2008 елда ачылган. Мәчетнең ике манарасы, тугыз гөмбәзе бар (аларның сигезе кечкенә һәм берсе зур). Беренче катта госелханә һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан, икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланылаСолтан Морат IV мәчете. avlija.me.
2005 елда Төркиянең Сербия һәм Каратаудагы илчесе Сервет Октем (tr) мәчеткә реконструкция ясау өчен Рожае шәһәре хакимиятенә 65 000 € тапшыра.
Сылтамалар Saša-Abdulah Tolić prešao u Islam i preselio se iz Čačka u Rožaje Рожаеда Солтан Морат II мәчетендә җәмәгать ифтары. monteislam.com Солтан Морат II мәчетендә вәгазьне Исмаил әфәнде Дачич сөйләде. monteislam.com Mukabela propraćena video projekcijom
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Каратау мәчетләре Төркем:1450 елда төзелгән мәчетләр