போகர் яки Богар яки Бһогар яки Боганатһар яки Бойанг Тамил сиддһары булган, ул якынча безнең эрага кадәр 550 һәм 300 ел арасында яшәгән. Берничә традицияләрдә һәм текстларда тасвирланып, ул үзенең килеп чыгышын "Богар 7000" китабында тасвирлый. Богар Тамилнадтан Кытайга барган һәм яктыртылу турында өйрәткән, бу шулай ук аның Богар 7000 китабында искә алынган. Богар Палани Муруган калкулык гыйбадәтханәсенең sanctum sanctorum-ы астында "Нирвикальпа Самадһи"да дип әйтелә. Үзенең Көньяк Һиндстаннан Кытайга Шри Ланка аша (борынгы Тампарани) сәфәрләрендә Тамрапарниян диңгез юлы кабул ителгән булган. Агастья тәгълиматы өйрәнчеге Богар үзе Катарагама гыйбадәтханәсендә медитация, алхимия, янтра дизайнын һәм Крийя Йоганы өйрәткән һәм металлик табакка янтрик геометрик дизайнны уеп ясап Катарагама комплексының  sanctum sanctorum-ына урнаштырган. Богар Шри Ланканың Муруган узган иң иртә пилигримнарның берсе. Риваятьләр һәм Палани гыйбадәтханәсенең язмалары буенча Богар Паланида калкулык гыйбадәтханәдә уникаль процедураны кулланып тугыз агулы үләнне кушып Муруган потын ясаган. Ул шулай ук Һиндстанда, Тамилнадта, Кодайканал, Пумбарайда Кужантай Велаппар гыйбадәтханәсен нигезләгән. Навапашанамда сакланып калган Ходай Муруган поты бар. Бу потка агызылган сөт шундагы кайбер үләннәр белән кушылып шул вакытта авырулар өчен эффектив дару була дип әйтелә. Палани Муруган гыйбадәтханәсенең каһиннәре уналтынчы гасырга кадәр Богарның бер өйрәнчекләренең берсе Пулипаниның токымы булган дип әйтелә.Palani temple | Official Link |url=http://palani.org/bhogar-life.htm? Сиддһа медицина документлары буенча, Богар үлемсезлек эликсиры ачкан булган. Аның трактатларының иң мәшһүре Фармакогносия. Аның башка эшләре Йога һәм җәядән ук ату буенча һәм медицина буенча сүзлек. Ул Паланига Кумари кандамда Меру калкулыкларында медитацияне бетергәннән соң килгән. Ул Югадан артык вакыт яшәгән.

Билгеләмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине шәхесләре Төркем:Аюрведа