Озын койрыклы песнәк (Aegithalos caudatus (Linnaeus, 1758), Acredula caudata) - сайрар чыпчыклар гаиләлегенә керүче кечкенә кош.
Характеристикасы Тургайдан ким. Тоташ чыркылдашып агач ботакларында сикерешеп йөриләр. Йомшак кавырсыны кабарып тора. Гомуми төсе ак. Аркасы кара. Чуар койрыгы озын, ике як читеннән ак сызымнар үтә.
Тавышы Тавышы яңгыравыклы:"черр - сер".
Яшәве Яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Бөҗәкләр, аларның курчаклары белән туклана. Җылы якка китми. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Киң таралган.
Үрчүе Агачта яки куакта оя ясый. Алсу зәңгәр төртекләр белән чыбаланган 10-12 ак йомырка була.
Сылтамалар Длиннокосая синица «Птицы Средней Сибири» . Длиннокосая синица .
Төркем:Песнәкләр