Тау чыпчыгы (лат. Fringilla montifringilla) - Аурупада һәм Азияда яши торган, төсе көмеш кара, ак һәм кызыл-көрән аралаш ала булган чыпчык.
Характеристикасы Чыпчык зурлыгы. Язлы-җәйле йолышып (парлашып), көзле-кышлы тупланып йөриләр. Ата кошның башы, канатлары, койрыгы кара. Йөз яктан койрык төбе, корсагы, канатларының җете ак. Түшендә, урыннарында, канатларында нечкә кызгылт сызыклар бар. Ана кош тоныгырак төстә. Чыпчыктан кара башы, ак корсагы белән аерыла. Тавышы кискен; «шәәә», очканда «тк-т-тк» дигән тавышлар чыгара, сайравы озак: «жжж». Каенлы урманнарда яши. Бөҗәкләр, агач һәм үлән орлыклары белән туклана, җылы якка китми, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Бик сирәк очрый. Кыш күбәя төшә. Агачта оялый. Көрән тимгелле 4-6 яшькелт зәңгәр йомырка сала.
Сылтамалар Вьюрок на сайте «ecosystema»
Искәрмәләр
Төркем:Кошлар Төркем:Тау чыпчыклары