Сократка кадәрге мәктәпләр (, ; VI- IV гасыр (б. э. к.)) — Борынгы Грециянең Сократ мәктәбенә кадәр VI-V гасырларда (б. э. к.) формалашкан фәлсәфә мәктәпләре һәм софистик, сократик традицияләреннән тыш булган аларның IV гасырдагы (б. э. к.) дәвамчыларыДосократики Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А. А. Ивина. 2004..
Тасвирлама Борынгы Грециядә формалашкан мәктәпләрнең карашлары гаять аермалы була, әмма уртак үзенчәлекләре дә күрелә. Бу чорның иң зур һәм киләчәк дәверләргә зур йогынты ясаган мәктәпләр дүртәү: Милет, атомистлар, Пифагор һәм элей мәктәбеStanford Encyclopedia of Philosophy plato.stanford.edu.
Бу мәктәпләрне берләштергән үзенчәлекләр:
Һәр мәктәп дин, йола һәм мифологиягә каршы чыга һәм дөньяга яңа караш уйлап таба; Һәрберсе Галәмнең асылын эзләүгә һәм яңа позицияләрдән аңлатуга юнәлә; Галәмнең барлыкка килүенең хакыйкый алшартларын эзли; Фәлсәфәчеләрнең дәлилләү ысуллары дискуссиясез методка буйсына Фәлсәфәчеләр үз карашларын канун дәрәҗәсенә күтәреп, үзгәрешсез тугры калалар Фәлсәфәчеләр җансыз табигатьнең җанлы булуын исбатлыйлар
Милет мәктәбе
Милет мәктәбенең әһелләреннән Фалес, Анаксимандр, Анаксимен фәлсәфәче исемнәре ассызыклана. Алар дөнья барлыкка килүенең алшартын субстанцияләр белән бәйләнешен дәлиллиләр:
Фалес карашы буенча, бу алшарт — су; Анаксимен карашы буенча — һава; Анаксимандр карашы буенча — апейерон (, иксез-чиксез; барысының да җыелмасы, синтезы)
Атомистлар мәктәбе
Галәмнең иң вак матдәсе — бүленмәүчән атомнар. Атомнар төрле зурлыкта һәм шәкелдә була ала, алар һәрвакыт хәрәкәттә, атомнар арасында бушлыкДемокрит Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А. А. Ивина. 2004.. Галәмнең атомнары таркала һәм торгызыла, шул рәвештә яңа тереклек ияләре һәм матдәләр барлыкка килә һәм юкка чыга. Бу төркемнән безгә Лепкип һәм Демокрит исемнәре мәгълүм.
Пифагор мәктәбе
Пифагор мәктәбе әһелләре дөньяның алшарты дип санны таныйлар. Дөньядагы һәр процесс һәм матдә сан белән колачлана һәм аңлатыла алаПифагореизм Философия: Энциклопедический словарь. — М.: Гардарики. Под редакцией А. А. Ивина. 2004.. Галәмнең тотрыклылыгы протокатегорияләр тоташуы нигезендә барлыкка килгән бер саныннан гыйбарәт: ак-кара, караңгы-якты һәм башкалар Мәктәпнең таныклы әһелләре Пифагор һәм Архит.
Элей мәктәбе
Мәктәпнең күренекле әһелләре булып Парменид, Элеялы Зенон һәм Мелисс саналаЭлейская школа Философский энциклопедический словарь. — М.: Советская энциклопедия. Гл. редакция: Л. Ф. Ильичёв, П. Н. Федосеев, С. М. Ковалёв, В. Г. Панов. 1983.. Элей мәктәбе монистик һәм рационалистик карашка нигезләнә.
Шуны да карагыз
Пифагор Борынгы Греция Парменид Фалес
Чыганаклар
The Oxford Handbook of Presocratic Philosophy / P. Curd, D.W. Graham. — Oxford: Oxford University Press Inc, 2008, 608 p. ISBN 978-0199837557 Laks, A. (2001) «„Philosophes Presocratiques“: Remarques sur la construction d’une catégorie de l’historiographie philosophique», Aporemata, Band 5: Historicization — Historisierung. Göttingen: 293—311. Бертран Рассел. История западной философии. Ростов н/Д: «Феникс», 2002.
Искәрмәләр
Төркем:Борынгы Греция фәлсәфәсе