Айгөл Әхмәтгалиева, Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева (паспорт буенча Муллагалиева, 1973 елның 27 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Сәфәр) — язучы, драматург, журналист, мөхәррир. Татарстанның журналистлар (2007 елдан) һәм язучылар (2009 елдан) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2011), Илдар Юзеев (2021), Туфан Миңнуллин (2024) исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси) порталы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла белән әнисе Гөлзәлифә Усы авылыннан. Сеңелләре Сөмбел, Айсылу. Актаныш районы Качкын урта мәктәбен (1990), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын (1995) тәмамлаган.
Хезмәт юлы Казан дәүләт университетында укыган елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып эшләгән. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында (2015 елдан университет) укытучы булган. 2001 елдан 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкләгән. Аннан «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып күчә.
Иҗаты Айгөл Әхмәтгалиева: «Язучының һәр язганы өчен Аллаһ хозурына баргач җавап бирәсе бар»Рузилә Мөхәммәтова. Айгөл Әхмәтгалиева: «Язучының һәр язганы өчен Аллаһ хозурына баргач җавап бирәсе бар». «Атна вакыйгалары», 30.04.2020 Беренче язмалары мәктәп елларында ук вакытлы матбугатта күренә башлый. Хикәяләре, публицистик язмалары һәм юморескалары «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында басыла.
2008 елда «Мәгариф» нәшриятында балалар өчен «Болытта җиләк үсә», 2011 елда Татарстан китап нәшриятында өлкәннәр өчен повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Синең өчен яшим» китабы Синең өчен яшим. Милли электрон китапханә порталы, 2014 елда яшүсмерләр өчен «Мин гашыйк булдым» китабы, 2016 елда «Баланнарда бал тәме» китабы басылып чыккан Айгөл Әхмәтгалиева - районыбыз горурлыгы. «Актаныш», 13.11.2016. 2014 елда татар театрының беренче хатын-кыз актрисасы С. Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә («Туташ» романы)Рузилә Мөхәммәтова. «Туташ» турында гапләшү: «Сары матбугат иртәрәк туса, Волжская, Ильскаялар турында күбрәк белер идек». Интертат, 6.11.2019. Татарстанның халык артисты җырчы Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы Хәния Фәрхи иҗатын яратучылар өчен яхшы хәбәр. tatar-today.ru.
Пьесалары Әтнә («Күз нурларым»), Ырынбур («Ул бит кичә иде», 2015), Чаллы татар театрлары, Уфа һәм Сибай башкорт театрлары сәхнәсендә куела.
Хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителгән. «Җиде ят» хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителеп, «Hece Oyku», «Sessiz kuray» (Әнкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган «Әби, Илнур һәм математика» хикәясе төрек телендәге «Altin Sincar» (Алтын тиен) җыентыгында урын алган.
Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән. Зифа Кадыйрованың дүрт китабын редакцияләгән. Популяр җырлар авторы (мәсәлән, «Ак чәчәкләр» җыры, Вил Усманов көе). Фильмография 2015 — «Ак чәчәкләр» (режиссер Ренат Әюпов) — сценарий авторларының берсе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 — Саҗидә Сөләйманова премиясе (кызыксындыру премиясе) 2012 — «Яңа татар пьесасы 2012» конкурсы җиңүчесе — «Бәхет агачы» драмасы белән 2013 — республикакүләм уздырылган конкурста «Таллыкүлдә былбыл бар» повесте — II, «Зәңгәр күлмәк» киносценарие — III урын 2014 — Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара бәйге — «Капка» хикәясе белән — ТР I, дәүләтара (төрки телле 13 дәүләт) — II урын 2014 — Чаллы шәһәрендә «Ел язучысы» 2021 — Илдар Юзеев исемендәге премияДилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. «Тулпар», 31.03.2021 2023 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеПризнание заслуг. - «Республика Татарстан», 14.11.2023 2024 ― Туфан Миңнуллин исемендәге премияРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024
Гаилә хәле Кияүдә, улы Марат, кызы ЛилияЛилия Йосыпова. Айгөл Әхмәтгалиева белән интервью. «Ирек мәйданы», 07.04.2016.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әхмәтгалиева Айгөл. ТР язучылар берлеге сайты Айгөл Әхмәтгалиева. Чаллы язу чылары
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татарстан драматурглары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары